Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елны дөрес каршылагыз

Тагын бер ел артта калып бара. Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2015 елны - Кәҗә яки сарык елын каршыларга җыенабыз.

Һәркем яңа елга ниндидер өметләр баглый. Ат елын ничек матур итеп озатырга да, яңа ел хуҗасын ни рәвешле лаеклы каршы алырга? Киләсе елның нинди булуы шуңа бәйле диләр бит. Түбәндәге киңәшләребезнең бу көннәрдә сезгә ярдәме тияр дип өметләнәбез.

Табынга ниләр куярга?

2015 елны үзенчәлекле итеп каршы алырга кирәк. Табынны көнчыгыш календаренә таянып җәябез. Әйтик, өстәлдәге савыт-саба, җәймә, салфеткалар яшькелт төстә булса яхшы. Тәм-томнардан ит деликатесларына караганда, вегетариан ризыклары өстенлек бирелсә әйбәт. Кәҗә, сарык та үлән яратучы йорт хайваны бит. Гомумән, консервалар һәм ярымфабрикатлардан баш тартырга киңәш ителә.

Кунакларны духовкада әзерләнгән ризык белән сыйлагыз. Нәкъ шулар Яңа ел символының күңеленә хуш киләчәк. Өстәлгә күбрәк соклар, компот һәм морслар куегыз. Аларның барысы да ачык якты төстә булырга тиеш. Төп ашамлыкларга сыр, сөт продуктлары, камыр ризыгы һәм, әлбәттә инде, баллы десертлар өстәгез.

Нинди күлмәк кияргә?

Яңа елны, һичшиксез, яңа киемдә каршы алырга крәк дигән ышану яши. Яңа ел хуҗасының яраткан төсләре - яшел, зәңгәр, зәңгәрсу һәм шәмәхә.

Хатын-кызларга, иң беренче чиратта, үз фигурасына килешә торган күлмәк сайларга кирәк. Ул табигый материалдан тегелгән булырга тиеш. Бәрхет, замша, йон тукыма, кашемирдан булса бигрәк тә яхшы. Озын күлмәкләр, йонлы япмалар бик килешле булачак. Образ тулы булсын өчен брошь, кулон, матур чәч каптыргычлары тагарга киңәш ителә. Маникюр, макияж һәм башка бизәнгечләр турында да онытырга ярамый.

Ир-атлар Яңа елны зәңгәр, соры, коңгырт төсләрдәге костюм киеп каршыласа яхшы. Аның янына килешле күлмәк, галстук һәм ботинкалар сайларга кирәк. Джинсы һәм пуловер кисәң дә әйбәт.

Өйне ничек бизәргә?

Кәҗә елының стихиясе - агач. Шуңа да моны фатирны бизәгәндә истән чыгармаска кирәк. Агач кысаларда фотолар урнаштыру, Яңа елны символлаштырган статуэткалар кую урынлы булачак. Гирляндалар, төсле тасмалар һәм шарлар элсәң дә яхшы. Яшькелт-зәңгәр, канәфер, зәңгәрсу төсләрне сайларга киңәш ителә. Йортны бизәүдә кулланылган әйберләр артык купшы булмыйча, тыныч, гади стильдә эшләнергә тиеш. Яңа ел символы булган кәҗә яки сарыкка да интерьерда урын табарга кирәк. Аны өстәлгә куйсаң да, чыршыга элсәң дә ярый.

Яңа елны кайда каршыларга?

Йолдызлар 2015 елны яхшы кәеф белән генә түгел, ә яраткан кешеләрең янында каршы алырга киңәш итә. Кәҗә оялчан һәм тыйнак хайван. Шуңа да зур компанияләр җыярга киңәш ителми. Өй тулы халык, таңга кадәр музыка һәм дискотека - кәҗә өчен түгел. Яңа ел бәйрәмен гаиләдә каршылау - иң яхшысы. Өйдәге һәм мөнәсәбәтләрдәге гармония бик мөһим. Гаилә традицияләренә тугры булганнарга Кәҗә онытылмаслык 12 ай бүләк итәчәк.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев