Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга нәрсә кияргә? (ЙОЛДЫЗНАМӘ)

Декабрьгә дә аяк бастык, димәк озакламый Яңа ел килеп җитәчәк. Гадәттә, Яңа елга ноябрьдән үк әзерләнә башлыйлар. Кибетләрдә төрле товарларга, шул исәптән кием-салымга ташламалар сезоны да башланды. 2016 - Маймыл елын каршы алганда нинди кием кияргә, нинди аксессуарларга өстенлек бирергә? Һәр йолдызлыкка аерым киңәшләр тәкъдим итәбез. Кучкар. Чын ефәктән тегелгән...

Декабрьгә дә аяк бастык, димәк озакламый Яңа ел килеп җитәчәк. Гадәттә, Яңа елга ноябрьдән үк әзерләнә башлыйлар. Кибетләрдә төрле товарларга, шул исәптән кием-салымга ташламалар сезоны да башланды. 2016 - Маймыл елын каршы алганда нинди кием кияргә, нинди аксессуарларга өстенлек бирергә? Һәр йолдызлыкка аерым киңәшләр тәкъдим итәбез.


Кучкар. Чын ефәктән тегелгән кием киегез. Ә инде ул ачык төстә дә булса, Яңа ел мәҗлесендә иң зәвыклы булып күренерсез.

Үгезбозау. Игътибар үзәгендә булыр өчен кызыл төстәге киемгә өстенлек бирегез. Зур түгәрәк алкалар да Маймылның күңеленә хуш киләчәк. Алкаларның алтын төсендә булуы да мөмкин.

Игезәкләр. Парлы аксессуарлар кулланырга киңәш ителә. Әйтик, бер кулыгызга беләзек кисәгез, икенчесенә дә шундый ук беләзек киеп куегыз.

Кысла. Яңа ел төнендә үтә дә серле булып күренегез. Мәсәлән, бал-маскарадтагы битлекне кияргә була. Маймыл өчен әлеге интрига бик тә кызык булачак.

Арыслан. Хайваннар патшасы буларак, чын мәгънәсендә падишаһ образында булырга кирәк. Маймыл 2016 елда баш булса да, арысланга баш иячәк. Шуңа күрә арысланга Яңа елда таҗ кисә дә килешле булыр.

Кыз. Маймылга якынрак булу өчен романтик образ сайларга кирәк. Бу күлмәк озын һәм бизәкле булырга да мөмкин.

Үлчәү. Мехлы кием кисәгез, Яңа ел кичендә күз явын алырлык итеп күренерсез. Маймыл да бу образдан канәгать калыр.

Чаян. Сезгә ачык киемнәр килешә. Әйтик, кыска итәк кисәгез, теләсә кемне шаккатыра алачаксыз.

Укчы. Маймылга ярарга тырышып, артыгын кыланмагыз. Иң яхшысы - гади күлмәк сайлагыз.

Кәҗәмөгез. Яңа елга күлмәк түгел, ә зәвыклы чалбар алыгыз. Маймыл сезгә һичкшисез уңыш бүләк итәр.

Сукояр. Сезгә Маймылга ошар өчен тырышырга туры килер, шуңа күрә ялтыравыклы тукымаларга өстенлек бирегез.

Балык. Ни генә кисәгез дә, прическагызга аеруча игътибар бирегез. Яңа елда иң шәп прическа нәкъ менә сездә булырга тиеш.

Гомумән алганда, Маймыл - хәйләкәр һәм шаян хайван, шуңа күрә Маймыл елына кергәндә җитди, эшлекле киемнәр кимәгез. Сезнең образ матур, җиңел, төрле төсләргә бай булсын. Ә инде төсләргә килгәндә, Маймыл кызыл һәм сары төсләрне ярата.


Гадилә ЯРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X