Мөслим-информ

Яңа елга кибетләрен бизәгән иң яхшы эшмәкәрләр бүләкләнде

17 декабрь көнне район башлыгы Рамил Муллин катнашында эшмәкәрләр Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Фиргәтъ Галимов, башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафаэль Демидов, район прокуроры ярдәмчесе Илшат Баһавиев, Мөслим районы буенча РФ Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе Фәридә Ганиева, район Башкарма комитеты юридик бүлегенең баш...

Көн тәртибенә куелган дүрт сорау да каралып, утырыш ахырында район эшмәкәрләре арасында уздырылган "2014 нче елда кибетләр алдын бизәү" бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгедә җиңүче итеп шәхси эшмәкәрләр Раушания Фардеева («Глория» кибете), Алексей Асылгариев («Хозур» кибете) һәм Илдар Хайруллин («Авылдаш» кибете) табылдылар. Алар Мөслим муниципаль район Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: