Яңа ел бәйрәме алдыннан ярминкә гөрләде
Яңа ел бәйрәме алдыннан район үзәгендә үткән ярминкәдә авыл хуҗалыгы продуктлары, промышленность товарлары, көнкүреш кирәк-яраклары да сатылды. "Туган як", "Урожай", "Ык" агрофирмалары, "Фаиза" җитештерү кооперативы, "Батыршин", "Хәмәдишин", "Шәйхетдинов" хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси эшмәкәрләр сатып алучыларга терлек һәм кош ите, төрле сөт һәм камыр эшләнмәләре, бал, печән, салам, фураж тәкъдим итте. Ярминкәдә 50 гә якын сәүдә ноктасы эшләде. Авыл җирлекләреннән килгән Кыш бабай һәм Кар кызлары, район үзешчәннәре бәйрәм концертын тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев