Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа бакчада

Көзен кура җиләген суга туендыралар, җәй коры килгән булса, бу аеруча мөһим. Ай ахырында яшь куаклар арасына шпалералар урнаштырырга кирәк. Җимешләрен биреп куандыручы куакларны бөгегез һәм 30-40 см биеклектә бәйләп куегыз.

Кура җиләге

Көзен кура җиләген суга туендыралар, җәй коры килгән булса, бу аеруча мөһим. Ай ахырында яшь куаклар арасына шпалералар урнаштырырга кирәк. Җимешләрен биреп куандыручы куакларны бөгегез һәм 30-40 см биеклектә бәйләп куегыз. Газоннар

Бүген шәһәр бакчаларында гына түгел, авылда, йорт алдында да газон, альпинария һ.б. матурлыкны үстерүчеләр бар. Шулай ук кечкенә буалар, анда үрчетелгән балыклар саны да арта. Шуларның барысын да кышка әзерләү чоры җитте. Газоннарны, “Альп таучыкларын” тазартырга, газонның зыянлаган урыннарына чирәм утыртырга, кипкән үсемлекләрне йолкып, аларның урыннарын ашламаларга кирәк булачак.

Төрле чирләргә һәм корткычларга каршы

Төрле куркыныч чирләр уятучыларны һәм корткычларны җиңү максатында октябрь ахырында агач һәм куакларны теләсә нинди минераль ашламаның югары концентрациясе белән эшкәртергә киңәш ителә.

Иң киң таралган ысул – мочевина. Аны 10 литр суга 500-700 грамм чамасы алалар. Әгәр бу вакытка яфраклар коелып өлгермәгән икән, аларның өстенә дә сиптерергә мөмкин. Аларга, шифалы матдәләренең барысын да агачка биреп, коелырга булышырга кирәк. Бигрәк тә ботакларның очларына мулрак сибегез, анда, гадәттә, тләләрнең йомыркалары урнашкан булучан. Шулай ук барлык ботакларны, кәүсә һәм агач тирәсендәге туфракны да эшкәртергә онытмагыз. Әлеге процедураны иртә язда тагын да бер тапкыр (март ахырларында) кабатларга кирәк булачак.

Сусыз – дөнья сансыз!

Бар бакча кышкылыкка суга баеп йокыга китәргә тиеш. Әгәр үсентеләр суга сусап, хәлсезләнеп йокыга талса, кышкы салкыннар аларны корытачак, бу аеруча яшь үсентеләр өчен куркыныч тудыра.

Тирес кенә димә...

Ай ахырында агач һәм куаклар, шулай ук күпьеллык чәчәкләр төпләренә, кәүсә периметры буенча (үзәгенә түгел) компост, тирес яки черемә кертергә тырышыгыз. Чия һәм слива төбенә өстәмә рәвештә шулай ук яртышар чиләк көл дә салыгыз.

Чәчәк бакчасында Ай ахырында күпьеллык астраларны һәм хризантемаларны кисәргә, шулай ук алар төбенә көл кертергә киңәш ителә. Берәр стакан булса да көл салыгыз.

Розалар, клематисларны салкын төннәрдә ябу чараларын карый башлагыз, шулай ук пионнарның, көнчыгыш гибридларының (лилияләрнең ), хризантемаларның, ирисларның төпләрен күмәргә онытмагыз. Октябрьдә гадәттә лалә һәм гиацинт кебек суганчалы чәчәкләрне утырталар. Аларның барысын да утыртыр алдыннан ярты сәгать чамасы черүгә каршы булган препарат эремәсендә тотып алырга киңәш ителә. Һич тә булмаса, марганцовка эремәсе дә бара.

Форма бирү – изге эш

Җиләк-җимеш агачларын формалаштыру өчен иң уңайлы чор – көз ахыры. Ботакларны кисеп алганнан соң зеленка һәм водород перекисе белән эшкәртергә онытмагыз. Шуннан соң ук табигый майлы буяу белән буяп куегыз, шулай ук битум кулланырга да була (металл өчен кара лак). Бу эштә бакча сагызы да уңышлы кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев