Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа акчаларда Казан күренеше өчен тавыш бирү дәвам итә

Бу акчаларны 2017 елда чыгара башларга ниятлиләр. Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюраларда нәрсә төшереләчәге билгеле түгел. Моны Россия халкы хәл итәчәк. Шунысы мөһим: яңа акчаларда Казан күренешләре дә урын алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле...

Бу акчаларны 2017 елда чыгара башларга ниятлиләр. Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюраларда нәрсә төшереләчәге билгеле түгел. Моны Россия халкы хәл итәчәк. Шунысы мөһим: яңа акчаларда Казан күренешләре дә урын алырга мөмкин.


Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк.

Тавыш бирүнең беренче этабы «Твоя-Россия.рф» сайтында 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр дәвам итә. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды 6 мең кеше арасында сораштыру оештырачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алыначак.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан Кремле әлеге конкурста 5 меңнән артык тавыш җыярга өлгергән. Хәзерге вакытта яңа төр кәгазь акчалар тышлыгында сурәтләнәчәк символлар арасында рәсми рәвештә Казан Кремле тәкъдим ителгән. Димәк, Казан әлеге конкурста автомат рәвештә икенче турга узган дигән сүз.

Шунысын да әйтик: бәйгедә Идел буе федераль округы буенча 5 меңнән артык тавыш җыйган шәһәрләр һәм андагы истәлекле урыннар әле икәү генә. Аларның берсе - Казан Кремле, икенчесе - Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле.

Конкурсның беренче этабында 5 меңнән артык тавыш җыю бу шәһәрләрне «Твоя-Россия.рф» сайтындагы интерактив картада сурәтләү мөминлеге бирә. Хәзерге вакытта картада Россиянең 9 федераль округында урнашкан 19 шәһәр тәкъдим ителгән.

Татарстанлылар һәм республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез исә Казан Кремле фонындагы Муса Җәлил һәйкәле өчен тавыш бирергә чакыра. Чөнки бу шәхес - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер шагыйрь. Шулай ук республика халкы тәкъдим ителгән истәлекле урыннар арасында Казан Кремленнән тыш, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, "Казан Арена" стадионы, Казан федераль университетының төп бинасы, "Казан" гаилә үзәге һәм башка вариантлар бар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев