Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ачылган Мәлләтамак клубы өлкәннәрне хөрмәтләде

Август азагында гына ишекләрен ачкан мәдәният йортында үткән өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы, башка еллардан аермалы буларак, истәлеклерәк, вакыйгаларга баерак булды. Бәйрәм "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәмидуллина җитәкчелегендә бертөркем балалар чыгышы белән башланып китте. Эстафетаны мәктәп балалары күтәреп алды, укытучы апалары Рәсимә Гәрәева һәм Ландыш Нуриева белән бергә концерт номерлары бүләк...

Рәсми өлештә район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Р.?Гарипов, җирлек башлыгы Айдар Шәйгәрданов, җәмәгать советы җитәкчесе Расыйх Бакиев, ветераннар советы рәисе Марс Динмөхәммәтов өлкәннәргә котлау сүзләрен җиткерделәр. "Туган як" агрофирмасы җитәкчеләре ярдәме белән табын әзерләүдә һәм оештыру эшләрендә башлап йөрүче - китапханәче Людмила Игошевага, мәдәният йорты директоры Айгөл Нуруллинага, шәфкать туташы Әлфия Гыймаевага һәм аш-су остасы Флюра Нәсифуллинага рәхмәтләр яудырып, бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Мәчетебезнең имам-хатыйбы Өлфәт Мортазин Коръән укып, исәннәр һәм киткәннәр рухына дога кылып, мәчет картлары белән бергә азан әйтеп, авылдашларын иманга өндәде. Монда күпчелек балачаклары, яшьлекләре замананың авыр елларына туры килгән сугыш чоры балалары җыелган иде. Якты йөз, җылы сүзләр белән кадер-хөрмәт күрсәтүдән йөзләреннән нур сирпелә иде аларның. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйгәрданов, безнең арада утыручыларның иң өлкәне Зәйнәп апа Гайнетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләрен теләп, бүләк тапшырды. Күп еллар мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рәмзия Бакиева һәм пенсиядәге укытучы Зәмдәрия Дәүләтшина, Укытучылар көне белән котлап, биредә утырган укытучыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Авылыбызның баянчылары Әнвәр Шәмсетдинов һәм Әлфия Нуруллина үзләренең баяны белән сыздырып уйнап, өлкәннәребезне аулагөйле һәм гармунлы яшьлекләренә алып кайтып килделәр. Гади генә очрашудан башланган кичәбез чын әдәби-музыкаль кичәгә әверелде дә куйды.

Мәдәният йорты директоры Айгөл Нуруллина белән сөйләшкәннән соң, җәмәгать, шуны әйтәсем килә: аны клубның баяны юклыгы борчый. Хәзер Әниләр көненә концерт әзерли башладылар, аннан соң смотр концертына әзерләнергә кирәк. Ике ел рәттән район смотр концертында мәлләтамаклылар призлы урыннарны яуладылар. "Туган як кичләре" фольклор ансамбле даими эшләп килә. Авылдан чыккан, республика күләмендә танылган, авылы өчен янып-көеп йөргән, мәчет, күперләр салган җитәкчеләр, эшмәкәрләр безне ишетерләр, дип бик ышанасы килә.

Олыларга, ата-аналарга, әби-бабайларга хөрмәт - ул безнең тарихыбызга, үткәнебезгә, киләчәгебезгә, үз-үзебезгә хөрмәт. Тормыш мәшәкатьләренә каршы торырга теләгең дә, көчең дә беткән чакларда, нәкъ менә шундый минутлар, яңадан-яңа дәрт биреп, алга этәрә, яшисе килә башлый, дип яза безгә Мәлләтамак авылыннан Әскый Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев