Мөслим-информ

Җәяү йөри беләсеңме?

Бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган

23 июльдән “Җәяүле” айлыгы старт алды. Айлык 23 августка кадәр дәвам итәчәк. 
“Җәяүлеләр кичүендә кагыйдә бозу очраклары еш күзәтелә. Профилактик операция кысаларында җәяүлегә юл бирмәгән өч шоферга административ беркетмә төзелде. Җәяүлеләр кичүендә яктырту чараларының төзеклеге дә тикшерелә. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган”, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: