Мөслим-информ

Җәй яме – гөлләр белән

Интернетка куелган аллы-гөлле чәчәкләрдән күзләр камашырлык. Кешеләрнең матурлыкка омтылганнарын күреп, күңел тантана итә. Утыртырга материал эзлисе дә юк. Интернет аша чәчәк орлыкларына заказ бирәсең дә, өеңә китереп биргәннәрен көтеп ятасың. Мин үзем, Казанда яшәгәч, махсус кибет юлын таптарга яратам. Чәчәкнең оясы инде анда. Җаның теләгәнен сайлап ал да утырт бакчаңа, бүлмәңә. Базарда чәчәк сатучылар яныннан күзне йомып үтәргә бик тырышып карыйм да...

Гөлләрнең күптөрле, берсеннән-берсе матур булуына хәйраннар китеп торам. Шунда кызларымның “Әни, әйдә тизрәк ал инде, кайда урын табып утыртасын да онытма” дигән сүзләре айнытып җибәрә. 
Булмады бит бу матур гөлләр безнең балачакта. Мәктәп бакчасын тутырып үскән космея белән халык телендә мальва дип йөртелгән чәчәкләрдән башкалары. Алай дисәң, укытучым Зәйнәп апа бакчасында үскән гап-гади генә георгин чәчәген койма ярыгыннан көне буе карап торырга да риза идем. Авыл бакчаларында үскән балан, сирень, сәрби,  шомырт чәчәкләренең исен хәзер дә онытып булмый әле.
Авылдашларымның контакттагы “Баланлы баланнары” төркеменә керергә яратам. Анда – авылның бүгенгесе, көндәлек сулышы. Әле бу араларда тынгысыз җан Фәния Хафизова “Матур гөлле бакча” конкурсы игълан итте. Авылдашларымның бакчаларындагы матурлыкны исләрем китеп карадым. Алардагы фантазия! Гөлләрне чын ярату белән күңел биреп үстерүләренә сокландым. Булдыра да инде бу Фәния. Бар җиргә җитешә, кешеләрнең хезмәтен күрсәтә белә. Коронавирус та комачауламый аңа. Әнә күптән түгел генә, гөр китереп, капка төбе Сабантуе уздырдылар. Кешеләр күңелен күрү, аларга ярау бик күп сабырлык, сәләт сорый бит ул, хәзерге вакытта бигрәк тә.
Авылдашым бернәрсәгә дә битараф түгел. Матурлыкны изеп-таптап йөрүчеләргә чын йөрәктән әрни. Әрнемәслек тә түгел шул. Әле кайчан гына шатланып, Әдәл чишмәсе янында өмә үткәрдек, кешеләр күңелле ял итсеннәр, табигатебезнең матурлыгын күрсеннәр, җаннарына рәхәтлек, көч алсыннар” дип язган иде. Озак та үтмәде күңелсез язу пәйда булды. “Нигә хозурланып, күңел ачкан җирне чүп-чарга батырып киттегез, кешеләр? Җаныгыз юкмы әллә сезнең?!” – дип өзгәләнеп язды. Өзгәләнмәслек тә түгел шул, ял итүчеләрдән соң чишмә янында тау булып чүп-чар калган. Шулай шул, андый мәгънәсез бәндәләр үзләре турында гына уйлыйлар, кая ул матурлыкны күрү, бүксәләре бүлтәйгәнче ашап-эчкәч, шул җитә аларга.
Матурлыкны күреп, аны кадерләп саклаучы авылдашларым да бар минем. Миргаяз абый, Илһамия, Фәния, Илүсә, Илфат – шундыйлардан. Туган авылымда матур гөлләр үстерүче, тырыш хезмәт куючы якташларымны интернеттан гына күрсәм дә, күңелемне шатлык ала, сагынуларыма дәва була. Читтә яшәүче авылдашларымның да гөлләр дөньясында яшәүләрен күреп, сөенеп йөрим. Венера Сәхапова әнә яңа урында тормышын гөлгә күмгән, матур итеп тамыр җәйгән. Гүзәлия Фәсхетдинова да берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә икән. Сеңлем Гөлфирәнең бакчасындагы матурлык та искитмәле. Гөлҗиһан сеңлемнең бакчасындагы матурлыкны күрергә экскурсиягә килгән кебек киләләр. Классташым Илсөярнең георгин, роза гөлләренә, кул яссуы зурлыгындагы петуния чәчәкләренә сокландым. Якты дөньяларның матурлыгын күреп, матурлыкка омтылып яшәү – үзе бер бәхет бит ул!
Сәйдә Нәбиуллина.
Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: