Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Җәй уртасында бакча эшләре

 Җәй уртасында бакчадагы төп эшләр – утау, су сибү, туфрак йомшарту, мүлчәләү, тукландыру.

Кагыйдә буларак, җәй у р т а с ы н д а үсе м л е к л ә р авырулардан интегә башлый. Моны булдырмас өчен үсемлекләрне ешрак карап торырга, профилактик чаралар үткәрергә киңәш итә белгечләр. Авыру үсемлекләрне тулысынча йолкып алырга кирәк. И ю л ь дә т о м атл а р н ы формалаштыру дәвам итә. Помидорларның ян-яктагы артык сабакларын, җирдә ятучы яфракларын өзеп ташларга, төпне терәккә бәйләп куярга кирәк. – Чәчәк атуның башлангыч чорында авыруларга каршы псевдобактерин-2, фитоспорин, бордос сыекчасы кебек биологик препаратлар белән эшкәртү максатка яраклы. Шулай ук көл һәм сарымсак сулары белән бөркү дә файдалы, аеруча яңгырлы җәйдә, – ди “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова. Кишер, петруш - ка, чөгендер, торманы сирәкләүне дәвам итәргә кирәк. Кыяр үсентеләрен ф орма лаштыру, б әйләү бара. Кыярларга бары тик җылымса су гына сибәргә кирәк, ди белгечләр. Җәй уртасында бөҗәкләр һәм төрле авырулар активлаша. Томат, баклажан, бәрәңге һәм борыч өчен колорадо коңгызы һәм фитофтороз зур куркыныч тудыра. Кәбестәнең, кыярның да “дошманнар”ы бик күп. Алардан яхшы уңыш алыйм дисәң, шулай ук биологик препаратлар ярдәмгә килә. Июль аенда һәр культураны тукландыру мөһим. Монда органик ашлама ярдәм итә. Тавык тизәге (1:25) яки сыер тизәге (1:10) эремәсе, чабылган печән төнәтмәсе, көл төнәтмәсе – 10 литр суга бер стакан – файдаланырга була. Бу чорда агач-куакларда гөблә (үлән бете) үрчи. Аңа каршы көл-сабын эремәсе, тәмәке, әрем, канлы үлән шулпасы, сарымсак, керән һәм тузганак төнәтмәләре файдаланырга мөмкин. Корткычларны бакчада үсүче лаванда, бөтнек, мелиса һәм горчица исе дә куркыта. И ю л ь а е н д а к а й б е р үсемлекләрне кабаттан утыртырга була, ди тәҗрибәле бакчачылар. Мәсәлән, укропны 15-20 көн саен җәй дәвамында чәчү отышлы. Кресс-салат та санаулы көннәрдә өлгерә. Шпинат өчен дә урын табыгыз. Орлыкларын бер-ике сәгать суда тотып чәчәсең дә бер атнадан тишелеп чыгалар. Ике атнадан инде кулланырга ярый. Рукола бишенче-алтынчы көндә тишелә. Җәй уртасында утыртылган петрушка һәм порей суганы сезон ахырында өлгерә. Икенче язда исә алар башка үсемлекләрдән алда тишелеп үсеп куандырачак. Редисны да июльдә (хәтта соңрак та) чәчәргә була. Көннәр кыскарса да, туфракта азот җитәрлек булса, редис үсәргә өлгерәчәк. Июль аенда кузаклы культураларны (борчак, фасоль һ.б.) да утыртып өлгерергә мөмкин әле. Алар салкынга да чыдам. Җәй уртасында кузгалак, рәвәҗ, суган (слизун, батун, шнитт) кебек күпьеллыкларны чәчәргә вакыт. – Җимеш агачларын да тәрбияләргә онытмагыз. Корыган ботакларын кисегез. Алмагач, грушаны – паршадан, чияне коккомикоздан саклау чараларын күрегез. Җимеш бөреләренә нигез салынсын өчен мочевина эремәсе белән (10 литр суга 50 г) тамырдан тыш тукландыру үткәрегез, – ди Гүзәл Хөсәенова. Корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүне у ң ы ш н ы җ ы е п а л ы р г а кимендә бер атна кала туктатырга кирәк. Кура җиләге куакларын көн саен карагыз, пешкән җиләкләрен җыеп торыгыз. Кара карлыганны да җитешкән саен җыегыз, чөнки пешкән җимешләр куакта озак тормый, коела. Ә менә кызыл һәм ак карлыган бер айга кадәр тора ала әле, ди бакчачылар.

Фото – “Татар–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев