Мөслим-информ

Җәй тәме – җиләктә

Балалар да, олылар да ярата торган җиләк тәмле генә түгел, бик файдалы да әле. С витамины күләме буенча бакча җиләге кара карлыганнан гына калыша. 5 данә җиләктә бер зур әфлисундагы кебек үк күләмдә С витамины бар.

Ә фолий кислотасы хәтта виноград һәм кура җиләгендәгедән дә күбрәк. Бакча җиләге кан тамырларын һәм иммунитетны ныгыта, организмны төрле вируслардан сакларга сәләтле. Шулай ук микробларга һәм ялкынсынуларга каршы тәэсире көчле. Ашказаны, тамак авырулары белән интеккән кешеләр бакча җиләгеннән бик күп файда күрергә мөмкин. Хәтта авыздан начар ис килгәндә дә бакча җиләге ярдәм итә ала. Моннан башка бу җиләк йодка бай, канда шикәр микъдарын түбәнәйтә. Ә үт куыгында ташлар булганда, иртән ач карынга ярты чынаяк җиләк суты эчәргә киңәш итәләр

Яфраклары һәм җиләкләреннән әзерләнгән төнәтмә кан басымын түбәнәйтә, матдәләр алмашынуын яхшырта. Шулай ук йокысызлыктан коткара. Азканлылык булганда һәм йөрәк авыруларыннан котылырга ярдәм итә. Бакча җиләге туңдырылган хәлдә витаминнарын югалтмыйча, 6 айга кадәр саклана ала.
Июль ае – бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән чор. Бу вакытта уңган хуҗабикәләр берсеннән-берсе тәмле җиләкләрдән ниләр генә әзерләми. Әйдәгез, бергәләп төрле рецептларны караштырыйк әле. Кем белә, бәлки безнең киңәшне тотып әзерләнгән кайнатмалар иң тәмлесе булыр…

Банан һәм рәвәҗдән джем

500 гр рәвәҗ, 500 гр шикәр комы, 250 гр банан кирәк.

Рәвәҗне чистартырга, 2 см зурлыкта турарга. Шикәр комы белән болгатып, 2 сәгатькә бүлмә температурасына куярга. Шуңа юка түгәрәкләр итеп туралган банан өстәргә. Болгатырга да, сүлпән утта 3 минут чамасы кайнатырга. Джемны уттан алуга, чиста банкаларга салып, капкачлап куярга.

Җир җиләгеннән

1 кг җир җиләге, 400 гр шикәр комы кирәк.

Җир җиләген яхшылып юарга, «күлмәкләрен» салдырырга. Тирән эчле савытка салырга да, өстенә шикәр комы сибеп, 4-5 сәгатькә суыткычка куярга.
Шикәрле җиләкләрне кәстрүлгә бушатырга. Сүлпән утта кайнатып чыгарырга да, өстенә җыелган күбекләрен алып, 5 минут кайнатырга.
Кайнар килеш стериль-ләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларга. Капкачлы ягы белән банкаларны тезеп, суытырга. Суынганнан соң, суыткычта сакларга.
Кара җиләктән

1 литрлы банкага 750 гр кара җиләк, 150 гр шикәр комы кирәк.

Кара җиләкне яхшылап юарга, суын саркытырга. Банкаларга җиләкне шикәр комы белән аралаштырып тутырырга. Банканы капкачлап, сулы ваннада суы кайнап чыкканнан соң, 8 минут чамасы стерильләштерергә.
Икенче ысул. 1 литрлы банкага 850 гр җиләк.
Кара җиләкне яхшылап юарга, суын саркытырга. Алдан әзерләп куелган банкага 850 грамм җиләк кереп беткәнче селкетә-селкетә тутырырга. Капкачлаганнан соң, 10 минут стерильләштерергә.

Кызыл карлыганнан

Кызыл карлыганны сабакларыннан арындырырга, юарга.  Җиләкләрен сытып, иләк аша үткәрергә.
2 литр сокка 2 кг шикәр комы салып болгатырга. 2-3 сәгатькә салкын урынга куеп, болгаткалап торырга. Банкаларга тутырып, капкачламыйча 2-3 көн тотарга. Шуннан соң, банкаларны капкачлап, ике көн дәвамында кояш нурлары астына куярга. Әлеге желены коры урында сакларга кирәк.

Сырганактан
 
1 кг ташкабак, 1 кг шикәр комы, 400 гр сырганак кирәк.
Ташкабакны шакмаклап турарга да, шикәр комы белән болгатырга. Согы бүленеп чыкканнан соң, утка куярга. Кайнап чыкканнан соң, 5 минут кайнатырга һәм суытырга. Ике тапкыр шулай кабатлаганнан соң, өченчесендә 10 минут кайнатырга. Бу вакытта кайнатмага сырганак та өстәргә.

Кара һәм каен җиләгеннән

1 кг каен җиләге, 200 гр кара җиләк, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су кирәк.
Суга шикәр комы салып, сироп кайнатырга. Шуңа җиләкне салып болгатырга. 3-4 сәгать бүлмә температурасында тотканнан соң, сүлпән утка кайнатырга куярга. Стерильләштерелгән банкаларга салып, салкын урында сакларга.

Фото-Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: