Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәй - сөтнең мул чоры. Кайда нинди күрсәткечләр?

Терлекчелек тармагында кышлатудан җәйге чорга - лагерьларга күчү бара. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы хуҗалыклары, беренчеләрдән булып, җәйләүгә чыктылар. "Уңыш" бүлекчәсенең Яңа Сәет фермасында 1000 нән артык мөгезле-эре терлек исәпләнә. Шуларның 500 е - савым сыерлары, 402 бозау, 70 тән артык буаз тана һәм 40 баш ташлатылган сыерлар исәпләнә. Хуҗалыкта...

Терлекчелек тармагында кышлатудан җәйге чорга - лагерьларга күчү бара. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы хуҗалыклары, беренчеләрдән булып, җәйләүгә чыктылар. "Уңыш" бүлекчәсенең Яңа Сәет фермасында 1000 нән артык мөгезле-эре терлек исәпләнә. Шуларның 500 е - савым сыерлары, 402 бозау, 70 тән артык буаз тана һәм 40 баш ташлатылган сыерлар исәпләнә. Хуҗалыкта көн саен 4166 кг сөт савалар. Бер сыерга уртача 8,3 кг сөт туры килә. Яңа Сәет фермасы мөдире Галиәскәр Салихов кул астында эшләүчеләрне "тырыш һәм тынгысызлар", дип бәяләде. Савымчылар Елена Байгузина, Гөлназ Хәбибуллина, Чулпан Кашапова, Ирина Насыйрова, Надежда Байгузина, Надежда Савельева, Розалия Шәмитова күп еллык хезмәт стажына ия. Хезмәтләрен яратып, бик теләп башкаралар. Шулай булмаса, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, яңгырда да, карда да, елның һәр бирмеш көнен эштә үткәрерләр идеме икән? "Көнлек савым 720 литр тәшкил итә, һәр сыердан 12 литрдан артык сөт савып алам. Коллективыбыз бик дус һәм тату безнең. Сөенеп эшкә киләбез", - ди үз группасына 60 тана тәрбияләүче Надежда Байгузина. Азат Садриев, Эльмира Хөснетдинова, Илнур Хәкимов, Мирзафатыйх Хөснетдинов кебек тәҗрибәле терлекчеләр дистә елдан артык бозау карыйлар, үрчемнең сау-сәламәт үсүе өчен тырышалар. Ясалма орлыкландыру технигы Рәмзилә Мәүлиева, оператор Әснәф Ярмиев, ветеринария табибы Хәлил Басыйров, азык ташучы Әхсән Шәйгәрданов та - тармакның тоткалары. Җәйге лагерьда малларның продуктлылыгы көтүчеләр хезмәтенә дә бәйле. Терлекләрне тиешенчә ашату, һәр көнне 10-11 сәгать җәйләүдә йөртү - алар җаваплылыгында. Көтүчеләр Рәсим Идрисов, Дима ???? Рябов һәм Денис Бегимовның эшеннән канәгать җитәкчеләр. "Җәйге лагерьга күчкәч, сөт күзгә күренеп арта башлады. Һәркем, җаваплылык тоеп, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Әле шушы көннәрдә генә февраль аена хезмәт хакы алдык. Иң әһәмиятлесе - бүген хуҗалыгыбызда маллар, ферма бар. Димәк, авыл яши, авыл кешесенә эш бар", - ди Рәмзилә Мәүлиева. "Үрәзмәт" бүлекчәсендә дә маллар җәйге лагерьдә бүген. Бүлекчәдә 850 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның яртысы диярлек - савым сыерлары. Хуҗалыкта көнгә 2647 литр тулай сөт җитештерелә. Күчеш чорында сыерларның продуктлылыгы артык югары булмаса да, маллар тулысынча җәйге шартларда яши башлагач, савым күтәреләчәк, дип ышандыралар. Соңгы көннәрдә, кичке савымнан соң да, терлекләрне көтүгә чыгаралар. Һәр сыерга 3 кг исәбеннән фураж бирелә. Яшел масса урып ашату да җайга салынса, сөт артыр, әлбәттә. Савымчылар Ләйлә Акмалова, Гөлнур Хаҗиева, Рүзилә Төхбәгалиева, Хөмәйрә Газизова һәм Хәлил Әхмәтханов группаларында 60 шар сыер исәпләнә. Ферма мөдире Фарсыйл Закиров җитәкчелегендә эшләүче ясалма орлыкландыру технигы Галия Мансурова, оператор Вазыйх Шакиров, көтүчеләр Рамил Газетдинов, Расыйх Миргалимов һәм Рафис Вайтулионис терлекчелек тармагы үсеше өчен тырыш хезмәт куялар. "Хезмәт авыр булса да, бик яратып эшлибез. Кызларыбыз да бик чиста һәм төгәл безнең. Сөт арта баргач, хезмәтебезнең нәтиҗәсе күренә. Киләчәктә дә шулай оешкан төстә эшләсәк, хезмәт нәтиҗәләребез матур булыр", - ди Галия Мансурова. Авыр һәм җаваплы хезмәт башкаруларына карамастан, ике хуҗалыкта да терлекчеләрнең шат күңелле булуларына сөенеп кайттым. Яңа гына февраль ае өчен хезмәт хакын алганнар. "Ала каргадан алачагың булсын", дип, үзләрен тынычландырырга тырышсалар да, айлар буе хезмәт хакы алмау, тормыш алып бару өчен җиңел түгел, билгеле. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәте кайчан тиешенчә бәяләнер һәм хезмәт хакы вакытында түләнер икән? Аларның да гаиләләре, балалары бар. Утына, газына да түләргә кирәк. Ә бит, уйлап карасаң, терлекчелектә 365 көннең берсен дә калдырмыйча, эшкә барырга кирәк. Сыер бит "бүген ял көне, мин сөт бирмим", дими. Бозаулар да бәйрәм көн, дип, ашамый тормый. Бар кеше ял иткәндә, бәйрәм үткәргәндә дә, иртәнге 4 тән торып, фермадагы терлекләре янына ашыгучы, чатнама суыкта да тракторын кабызып, ферма малларын туендыручы терлекчеләр ник соң әле вакытында хезмәт хакын алмаска тиеш? Шушы буын эшчеләр пенсиягә чыгып бетсә, алар урынына кем килер? Җитәкчелек эшенә алынгансың икән, хезмәткәрләреңнең имгәнүләрсез эшләве, тиешле хезмәт хакы тырышырга кирәк. Ә терлекчелектә хезмәт куючылар куелган бурычларны үтәү өчен үз көчләрен һәм хәләл хезмәтләрен кызганмаслар. Аларның хезмәтен бәяли белү кирәк. Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев