Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәй сагындыра: “халык синоптиклары” аптырашта

Июнь җиткәнгә инде алтынчы көн, ә җәй сизелми. Бишмәтләрне, җылы киемнәрне бер дә саласы килми. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да әледән-әле һава торышының начарлануы турында хәбәр итеп тора. Гидрометеорология һәм­ әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда 6 июньдә иртән һәм көндез һава торышының начарлануы турында кисәтте.

Синоптиклар урыны белән республика буенча көньяк-көн­батыштан, көньяктан секундына 15 - 20 метрга ка­дәр көчле җил, урыны белән боз явуы ихтимал диде. Киләсе көннәрне дә ко­яшның елмаюы көтелми, яңгырын да вәгъдә итәләр. Авыл халкы исә яңгыр яуса яусын, бозы, җил давылы булмасын дип тели, әмма күңеле тыныч түгел.

Лениногорск районында яшәүче "халык синоптигы" Ринат Ибраһимов та аптырашта. Ул да мондый җәй­­нең булганын искә тө­шерә алмыйм, ди. "1968 елдан бирле һава торышын, тирә-як мохитен күзәтәм, мөһим булганны терким, әм­ма мондый салкын җәйне хәтерләмим. Яз иртә килде, әмма нык сузылды. Узган ел белән чагыштырганда бөр­теклеләр дә өч атнага со­ңарып чәчелде, бә­рәңге утырту да ике атнага кичектерелде. Бу - начар күре­неш, чөнки үсемте­ләр­нең үсү вакыты күчә, алар өл­гер­мәскә мөмкин. Кояш юк, салкын. Бусы - бер. Икен­чедән, урып-җыю вакыты да күчәчәк. Ә ул яңгырлы, дымлы вакытка туры килер­гә мөмкин. Бер сынамыш бар: 1,2 июнь яңгыр яуса, җәй коры киләчәк, ә көз яңгырлы булачак. 3 июнь яңгыр булса, сентябрьнең икенче яртысында һава тишелер, яңгыр явар. Бу көн­нәрне һава тишелгән кебек булды, мулдан иште. 6 де­кабрьдә кар яуса, җил төньяктан иссә, июнь бет­кәнче яңгыр булачак. Кар яумады, әмма 6 июнь яңгыр булса, дымлы сен­тябрьнең килүе көтелә. Бусы туры килде. Шулай да барысы да Ходай кулында!" - дип сөй­ләде Ринат әфәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев