Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй гөлләрем, гөлкәйләрем...

Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне кышын бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз. Чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла.

Шуның өчен дә гөлләрне еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүе бар.

Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе йә ком салыгыз.

Бүлмә гөлләренә суны артык күп сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узуга, чүлмәк төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез.

Үзәктән җылытыла торган йортларда, бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынга бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.

Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан һәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев