Мөслим-информ

Җәй айларында Мөслимнең кайсы юллары ремонтланачак?

"Татавтодор" җәмгыятенең Мөслим бүлекчәсе эшчеләре Мөслим - Иске Сәет юлының 4 километр аралыгында юл салу белән мәшгуль. Бүген биредә юлны грейдер белән тигезләү эшләре бара.

План буенча быел эшнең 50 проценты башкарылачак. Моннан тыш, җәмгыятьнең ике бригадасы Мөслим - Актаныш һәм Мөслим - Әлмәт юлында чокыр ремонты белән шөгыльләнә. Тагын бер бригада Нектар ягында юл читендәге үләннәрне чаба.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: