XXI гасыр яшьләре ирек ярата

Яшьләр турында төрле тәнкыйть сүзләрен еш ишетәбез. Минемчә, замана яшьләре инициативалы.
“Хәзерге яшьләр гел эшләргә теләмиләр. Күңел ачарга, күбрәк ял итәргә hәм, гомумән, рәхәт яшәргә телиләр”. Мондый фикерне ишеткәнегез бардыр. Өлкән буын яшьләрне җиңел акыллылыкта гаепли, мөстәкыйль тормышка аяк басарга ашыкмаган hәм, әлбәттә инде, интернетта, социаль челтәрләрдә вакытны күп үткәргән өчен орыша.
XXI гасыр – технологиялар гасыры. Фән-техника өлкәсендә зур адым ясалды. Әмма бер парадокс бар: бер өлкәдәге алгарыш икенче өлкәдә регресс китереп чыгара. Каршылык тудырган фикерләрнең тагын берсе – яшьләрнең артык тырышмыйча, хәтта эшләмичә генә акча эшләү теләге. Әби-бабаларыбыз акчаны тир түгеп тапканнар шул, шуңа аларга яшьләрне аңлавы кыен. Әмма яшьләрне ачулану гаделме? Әйе, хәзерге яшьләр соң өлгерәләр, ләкин яшәргә ашыгырга кирәкме икән?
XXI гасыр яшьләре максатчан һәм инициативалы. Бүгенге яшьләр, ошамаса, озак уйлап тормыйча уку йортларын да, һөнәрләрен дә үзгәртә. Үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга омтылалар, гаилә корырга ашыкмыйлар, чөнки башта үзеңне табарга, дөнья күрергә, тормышны өйрәнергә кирәк. XXI гасыр үзеңне тормышка әзерләү өчен күп мөмкинлекләр бирә, яшьләр алардан оста файдалана һәм үз фикерләрен дә курыкмыйча әйтәләр.
Интернет-технологияләр үсеше дөньяны виртуаль платформага күчерү сәбәпле үзгәрешләргә тиз җайлашырга туры килә. Эш эзләү дә катлаулана бара, чөнки диплом булу эшең бар, дигән сүз түгел. Яшьләр социаль челтәрләрдә эзләнә. Статистика буенча 2021 елда яшьләр арасында үзмәшгульләр саны унөч тапкыр арткан. Алар арасында визажист, кондитер, маникюр осталары, чәчтараш, массажистлар күп. Яшьләрнең төрле юнәлештә хәрәкәт итүе, үзгәрешләрдән курыкмавы – үсеш двигательләренең берсе, дип әйтергә була.
Яшьләр хәзер яшәү өчен эшли. Алар ирекле. Тормыш юлын сайлауда гына түгел, яшьләр иҗтимагый фикердән дә азат. Яңаны сынап карарга, ялгышырга курыкмыйлар. Кыскасы, ашыкмыйлар, ә тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яшәргә тырышалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:10Туган ягым күлләре Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.5600
-
25 май 2022 - 17:26Тагын бер тормыш Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.6800
-
25 май 2022 - 16:23Йод җитмәсә, эш харап Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.7500
-
25 май 2022 - 15:51Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.6900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.17800
-
25 май 2022 - 14:25Яңа китапны япканда Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.14601
-
25 май 2022 - 12:22Ләйсәннән – тунец салаты Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.15300
-
25 май 2022 - 11:41"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.13500
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.14800
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5101202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.383300
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332701
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).247004
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.209903
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика