Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбашта 10 минут дәвамында боз яуган

Табигать анабыз көн дә көтелмәгән һава шартлары белән таң калдыра. Инде генә җәй җитте, дип сөенергә өлгермибез, тагын суык.

Кичә, 19 июнь көнне, Мөслим өстендә көне буе куркыныч олы болытлар йөрде. Район үзәгендә әллә ни куркыныч явым-төшемнәр булмады. Ә менә күрше-тирә авылларда әйбәт яуган. Вәрәшбаш авылында, мәсәлән, 10 минут дәвамында боз яуган. Бу хакта авыл халкы Инстаграм челтәренә фото урнаштырган иде.

Чаллының кайбер районнарында да эре боз явып узганлыгын хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар. Чаллы халкы сүзләренчә, боз бер сантиметр чамасы зурлыгында булган. Кайбер автомобильләр зыян күргән. ВИДЕОЛАР МОНДА: http://matbugat.ru/news/?id=19158.

Татарстан Гидрометеорология үзәге давыл буласын кисәтүе турында мәгълүмат тараткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев