Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә авыр тән җәрәхәтләре алырлык юл һәлакәте ясаган ир кешегә хөкем чыгарылды

Мөслим районы прокуратурасы, 39 яшьлек И. Ш-га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 264 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаятьне (юл иминлеге һәм транспорт чаралары эксплуатациясе кагыйдәләрен бозу) кылуда гаепле дип табылды. Суд билгеләвенчә, Hundai Solaris машинасы белән идарә итүче Ш. Колхоз урамыннан Банк урамына борылганда ВАЗ 21074 машинасына юл...

Мөслим районы прокуратурасы, 39 яшьлек И. Ш-га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 264 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаятьне (юл иминлеге һәм транспорт чаралары эксплуатациясе кагыйдәләрен бозу) кылуда гаепле дип табылды. Суд билгеләвенчә, Hundai Solaris машинасы белән идарә итүче Ш. Колхоз урамыннан Банк урамына борылганда ВАЗ 21074 машинасына юл бирми. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ - 21074 автомобиль йөртүчесе авыр тән җәрәхәте ала, умырткалыгына зыян килә. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Моны исәпкә алып, суд И. Ш-га 6 ай сынау чоры белән 1 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Суд карары законлы көченә кермәде. Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев