Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәсилә Игошева – иң яхшы хезмәткәр

Вәсилә Рафикъ кызы Игошева Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы булып 2010 елдан бирле эшли. Бу чорда Яңа Усы һәм Бикмәч авылларының социаль йөзләрен үзгәртү, юллар төзелеше, чишмәләрне төзекләндерү, халыкның көнкүрешен, яшәү шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарылды. 2013 елда Яңа Усы авыл җирлеге ТР муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән бәйгедә катнашты....

Вәсилә Рафикъ кызы Игошева Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы булып 2010 елдан бирле эшли. Бу чорда Яңа Усы һәм Бикмәч авылларының социаль йөзләрен үзгәртү, юллар төзелеше, чишмәләрне төзекләндерү, халыкның көнкүрешен, яшәү шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарылды. 2013 елда Яңа Усы авыл җирлеге ТР муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән бәйгедә катнашты. Нәтиҗәдә муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисад үсешендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен муниципаль берәмлекләр Советының Дипломына ия булды һәм җирлеккә "Нива" машинасы тапшырылды.

Шушы көннәрдә җирлек башлыгы Вәсилә Игошева үзе дә олы бүләккә лаек булды. Ул ТР муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе үткәргән "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсында җиңү яулады. В. Игошевага ТР Муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясенең Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды. Бүләкне муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев