Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбашта “Көзге бал”

Авыл халкы рихи байлык алып, рәхмәт әйтеп өйләренә таралышты.

Вәрәшбаш авыл клубында “Көзге бал” бәйрәме бик кызыклы һәм үзенчәлекле узды.  Бәйрәм тантанасы  көзге муллык турында шигырь белән башланып китте. Җәй көне бакчаларында матур-матур чәчәкләр үстергән авылдашларыбыз Алсу Галиева, Фирүзә Гыйздуллина, Гөлнара Гыйздуллина, Миләүшә Хәсәнова, Нәхия Шәйхетдинова, Земфира Маннапова, Рәмилә Баһауова, Әнүзә Әхмәтова, Резеда Ганиеваларның гөлбакчалары турында видеоролик карадык. Бәйрәм тамашасы җырлар белән үрелеп барды. Әнүзә Әхмәтова, Илдар Шәймөхәммәтов, Миләүшә Хәсәнова, Ләйсән Хаҗиева, Ислам Хәсәнов,  Рамил Сахаутдинов һәм Алия Сәхәбетдиновалар матур җырларын тамашачыга тәкъдим иттеләр. Яшь артисларыбыз Шамил Кирамов, Руфинә Тимербаевалар бик сәнгатьле итеп нәфис сүз башкардылар.  Өлкәннәр өчен һәм балалар өчен оештырган  уеннар, лоторея уены  да бик кызыклы булды. Авыл тормышын чагылдырган скетчларны карап авыл халкы туйганчы бер көлде. Бәйрәм күрке булган Сөмбелә кызы һәммә кешене бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Көз айларында туучыларны туган көннәре белән тәбрик итте. Гомумән, бәйрәм бик күңелле узды. Авыл халкы рихи байлык алып, рәхмәт әйтеп өйләренә таралышты. 
Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев