Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбаш мәктәбе әтиләр советы тренинг оештырган

Мәктәбебездә әтиләр советы оешкач, көчле затларыбыз белән мастер-класслар, әңгәмәләр, тренинглар оештырдык, дип хәбәр итә безгә Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәнова.

Өч бала тәрбияләүче Ринат абый Ганиев "Бизнеска юл" дип аталган тренинг уздырды. Ул сүзен гаилә татулыгыннан башлап җибәрде. "Үзен яраткан кеше генә, башкаларны ярата ала. Гаиләдә дә шулай, тормыш иткән хатыныңны, балаларыңны яратмасаң, җирдә яшәүнең мәгънәсе юк. Ә моның өчен үз-үзеңне төрле яклап: физик яктан да, рухи яктан да саклый белергә кирәк. Үзен яраткан, хөрмәт иткән кеше тәмәке тартмый, аракы эчми, начар кешеләр белән аралашмый. Рәссамнар картина ясаган кебек һәр кеше киләчәген алдан ук рәсемгә төшерергә тиеш. Һәм шул сюжет буенча тормышыңны корасың, кирәк җиренә өстәп рәсем ясыйсың, кирәк җирен бозып ташлыйсың. Иң мөһиме - төп сюжеттан тайпылмаска кирәк", - диде ул.

Мондый очрашулар бик кирәк, чөнки киңәшле эш таркалмый. Ә олы кеше, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, үзеннән соң килгән буынга бары яхшылык кына тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев