Вәрәшбаш һәм Кр. Шуран авыл җирлекләрендә отчет сессияләре узды

Вәрәшбаш авыл җирлегенең яшәешенә күз салсак, биредә барлык социаль объектлар да тулы көченә эшләп килә. Күпчелек авылларга хас булган юллар проблемасы да биредә юк, дияргә була.
Шулай да ел әйләнәсе җирлектә күләмле эшләр башкарылган. Авыл урамнарын гравий белән тигезләгәннәр. Урамнарны яктырту, ташландык хәлдә булган чишмә территорияләрен төзекләндерү, зиаратта тәртип булдыру - болар барысы да авылның киләчәген тәэмин итү максатыннан эшләнә. Агымдагы елда да халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен шактый эшләр башкарылыр, дип көтелә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт һәм район җитәкчелеге тарафыннан авылларны саклап калуга зур игътибар юнәлтелә. Ә халык үзе бу юнәлештә активмы? Кеше башыннан 300 сум күләмендә җыелучы үзарасалым акчасын да бит әле авырыксынып кына түләүчеләр шактый. Үз җирлегебезнең яшәешенә карат битараф булу - дөрес фикер түгел, диде район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов.
Крәш Шуран авыл җирлегендә узган отчет сессиясендә дә күтәрелде бу мәсьәлә. Җирлек башлыгы үзарасалым акчасына башкарылган эшләр турында бәян итү генә түгел, агымдагы елда бу төр салым нинди максатларда кулланырлырга мөмкин икәнлеген исбатлады.
Әйе, Крәш Шуран авыл җирлеге раойн үзәгеннән ерак урнашса да, җирлегебездә булган үзгәрешләр аларны да битараф калдырырга тиеш түгел. Район башлыгы Рамил Муллин сүзләренчә, район үзәген төзекләндерү белән беррәттән кече авылларга да узган 2014 елда игътибар булмады түгел. Бөтенләй юл күрмәгән авылларның юл челтәрен төзекләндерү эшенә старт бирелде. Глобаль проблемага әврелегән чисталык мәсьәләсенә дә чишелеш табылды. Бүген күпчелек авыл халкы каты көнкүреш калдыкларын махсус машинага чыгара. Тагын бер зур эшчәнлек - ул урамнарны яктырту системасының яңаруы.
Ә бит бу эшләрнең барсын да халыктан җыелучы үзарасалым акчасына гына башкарып чыгшып булмас иде. Зур кыенлык белән булса да, халыкның бу эштә теләп катнашуы үз нәтиҗәсен күрсәтте.
Билгеле, сораулар да кала бирә. Очрашу барышында яңгыраган сорауларның һәркайсы тулы җавап алмаса да, киләчәктә алар җитәкчелекнең эш планына кертелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 13:40Ак алъяпкыч челтәрле... Алъяпкыч – уңган хуҗабикәнең генә түгел, булдыклы йорт хуҗасының да, хезмәт сөюче яшь буынның да киемендә аерылгысыз атрибут.2100
-
18 август 2022 - 12:58Утка ничек түләргә? Электр энергиясе өчен түләү квитанцияләре аңлашылмый.4500
-
18 август 2022 - 11:48Хыялга тугры калып Бүген Хәрби һава көчләре көне. Быел бу һәнәр ияләре 110 еллык юбилейларын билгеләп узалар.4000
-
18 август 2022 - 11:00Спартакиадага йомгак ясалды Транснефть-Прикамье " АҖ хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасына йомгак ясалды4400
-
17 август 2022 - 19:13Чәй турында биш ялган Халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.13300
-
17 август 2022 - 17:05Дүләнә Дүләнәнең дару үзенчәлекләре борынгы заманнардан ук файдаланылган.12900
-
17 август 2022 - 16:1018 августка һава торышы Алмашынучан болытлы һава торышы, явым-төшем көтелми.12300
-
16 август 2022 - 15:47"Исламов" фермер хуҗалыгы - уракта
-
16 август 2022 - 15:46"Намус" агрофирмасы - уракта
-
18 август 2022 - 09:15Август бәйрәмнәргә байАвгуст аенда православие динендәгеләр изге Богородицага һәм изге коткаручыларга багышланган өч бәйрәмне билгеләп үтә.5100
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5767202
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.604201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).503804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.463103
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.397301
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.360500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика