Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбаш авылы өлкәннәре җырлап яши

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безнең мәктәптә дә ел саен уздырыла. Быел да без ун көн дәвамында өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп, аларның өйләрендә булдык, хәлләрен белдек, төрле эшләрдә ярдәм иттек. Ә иң күңеллесе, безнең әби-бабайларыбызга әзерләгән бәйрәм концерты булгандыр. Без аларга җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек,...

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безнең мәктәптә дә ел саен уздырыла. Быел да без ун көн дәвамында өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп, аларның өйләрендә булдык, хәлләрен белдек, төрле эшләрдә ярдәм иттек. Ә иң күңеллесе, безнең әби-бабайларыбызга әзерләгән бәйрәм концерты булгандыр. Без аларга җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, биюләр биедек. Әбиләребезне мактап, театраль тамаша күрсәттек. Үз чиратында, әбиләребез белән дә төрле конкурслар уздырдык. Әбиләр бишек җырларын искә төшереп, көйләп күрсәттеләр, оныкларына сөйләгән әкиятләрнең исемнәрен атадылар. "Балдан татлы - баланың баласы" конкурсында оныкларына яратып дәшә торган сүзләрен сер итеп кенә безгә дә әйттеләр. Бәйрәм чыннан да бик күңелле булды. Әбиләребез үзләре дә безгә алып килгән күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр. Авылыбыз сандугачы, 85 яшьлек Флүрә әби моңлы җырын сузды, Данил бабай гармунында татар көйләрен сыздырды.

Өлкәннәребез безнең игътибарга мохтаҗ, шуңа күрә дә алар белән октябрь аенда гына түгел, ә ел әйләнәсенә очрашып, ярдәмләшеп яшәргә кирәк.

Нугаева Карина

Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев