Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбаш авыл җирлеге: юллар төзек, урамнар якты, су бар!

Быел "Мост" җәмгыяте эшчеләре, ике авылда юлны күтәртеп, Вәрәшбаш авылында - гравий, Иске Вәрәш авылында вак таш җәйделәр. Шулай итеп 850 метр озынлыкта юл төзекләндерү эшләре башкарылды.

Вәрәшбаш, Иске Вәрәш авыллары зиратларында 1600 метр челтәр койма һәм баганалар буялды. Иске Вәрәш авылы зиратында картайган агачларны кисеп чистарту эшләре башкарылды. "Вәрәшбаш авылы зиратының җиһазлар куела торган йортын, төзекләндерү өчен материаллар кайтартып, авыл халкы, мәчет әһелләре ярдәме белән бина ясап куйдык. Урам утлары буенча да иске ДРЛ лампаларын энергия саклаучы лампаларга алыштыруны төгәлләдек. Быел 27 лампа алыштырылды", дип хәбәр итәләр Вәрәшбаш авыл җирлегеннән. Нәтиҗәдә, бүген ике авылда 61 данә энергия саклаучы лампалар яна. Чиста су белән тәэмин итү буенча да күп эшләнгән. Республика программасы ярдәме һәм "Жилэнергосервис" оешмасы егетләре көче белән электр линияләренә комачаулаган агачлар киселгән. Вәрәшбаш авылының 1 май урамында 400 метр озынлыкта тузган электр чыбыклары алыштырылган. Бу эшләрне район электр челтәрләре җәмгыяте башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама