Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Шәфкатьле шәфкать иясе

Азнакай районы Мәндәй авылы кызы Фәндәрия. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 1984 елда район поликлиникасында шәфкать туташы буларак башлый.

Бер елдан соң хастаханәнең хирургия бүлегенә шәфкать туташы итеп күчерелә. Бу вазыйфаны 28 ел тел-теш тидермәслек итеп башкара Фәндәрия. 2013 елдан поликлиникада хирургия кабинеты шәфкать туташы булып эшли. Кайда гына хезмәт куйса да, Фәндәрия авыруларга йомшак мөгамәләдә булуы, кешелеклелеге, хезмәтен профессионалларча башкаруы белән аерылып тора. Аның, “Иң яхшы шәфкать туташы” республика конкурсында катнашып, беренче урынны яулавы һәм Болгария, Румыниягә туристик юллама белән бүләкләнүе дә күп нәрсә турында сөйли. Халык сәламәтлеге сагында озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен Фәндәрия Мөхәммәтҗанова 2017нче елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ф. Мәхәммәтҗанованың апасы Кадрия Гыймранова да озак еллар шәфкать туташы булып эшләде. Кызлары Резеда стоматолог белгечлеген сайлады.
Фото – поликлиника архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев