Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар арасында "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы игълан ителде

Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге Мөслим муниципаль районы территориясендә булган волонтерлык берләшмәләре арасында "Открытое сердце" - "Игелекле йөрәк" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Әлеге бәйгедә мәгариф оешмалары базасында урнашкан волонтер отрядлары һәм шәхси инициатива белән барлыкка килгән волонтерлык хәрәкәтләре катнаша ала.

Конкурс өч этапта уза. Катнашу шартлары һәм үткүрелергә тиешле чаралар турында тулы мәгълүмат http://muslumovo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/781580.htm сылтамасы буенча. Оештыручылар сүзләренчә, катнашучылар саны көннән көн арта бара. Конкурсның төп максаты - волонтерлык хәрәкәтләрен популярлаштыру, үсеп килүче буынны эстетик яктан тәрбияләү.

Конкурсны Сикия мәктәбе укучылары ачып җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев