Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Волонтер" игелек хәрәкәтенә кушыл!

Районда узган елның октябрь аенда "Мизгел" яшьләр үзәге каршында "Волонтер" игелек үзәге оешкан иде. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, экологияне саклау, "Елмаю бүләк ит", "Укытучыңны котла", "Әнием-кадерлем" һәм башка бик күп истәлекле даталарга багышланган акцияләр уздырып, волонтерлар райондашларыбызның хөрмәтен яулап өлгерде.

Узган шимбәдә әлеге үзәкнең координацион җыелышы узды. Әлеге чарада "Волонтер" игелек үзәгенең регионара кураторы Павел Снегирев та катнашты. Үзәкнең Мөслимдәге кураторы Алсу Нуриева 4 айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. 1 нче майга кадәр һәрбер волонтерга максат һәм бурычлар билгеләнде. Җыелыштан соң "Могҗизалар кыры" уенын уйнадылар, үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылды. "Бүгенге көндә үзәктә 25 даими волонтер исәпләнә. Масштаблы чаралар уздырганда һәрберсе дусларын да чакыра. Теләгән һәркем районбызда эшләп килүче волонтерлык хәрәкәтенә кушыла ала. Белешмәләр өчен телефон: 2-46-12", - дип хәбәр итә безгә "Мизгел" яшьләр үзәге җитәкчесе Эльвира Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев