Мослим

Волейбол турниры узды

Ярышларда Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 7 команда катнашты.

4 ноябрь көнне Мөслим авылының универсаль спорт залында волейбол турниры үтте. Ярышларда Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 7 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча  беренче урында – Сарман районы; Азнакай районы Чалпы авылы – икенче урында; Мөслим районының "Илтранс" командасы өченче урынны алды. Матчның иң яхшы уенчысы булып Азнакай районы Чалпы авылыннан Марсель Гыйлаҗев  танылды. Иң яхшы һөҗүмче – Сарманнан  Раил Миңнуллин Раил. Иң яхшы элемтәче - Шәймөхәммәтов Динар (Мөслим, "Илтранс"). Иң яхшы сакчы - Искәндәр Бакиров(Мөслим, " Яшьлек "ССК). Җиңүчеләр һәм призерлар "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексының грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: