Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диңгезчеләр бәйрәм итте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә район үзәгендә флотта хезмәт үткән ир-егетләр җыелды.

Россия Хәрби диңгез флоты 321 еллык тарихы бар. Июльнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Хәрби диңгез флоты көне билгеләнә. Бәйрәмгә нигез 2006 елда ук салынса да, безнең җирлектә мондый чара әле икенче тапкыр гына үткәрелде.

Кичә район үзәгендә флотта хезмәт үткән ир-егетләр җыелды. Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов моряк исемен горур йөртүчеләрне район Советы, Башкарма комитеты исеменнән бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Хәрби диңгез флотында хезмәт үтүчеләр хәрәкәте үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте ул. Безнең моряклар да, берләшүләрен раслап, оешманың җитәкчесен сайладылар. Ул – Ринат Исламов. 

Бәйрәм итүчеләрне район үзешчәннәре тәбрикләве дә бик урынлы яңгырады. Мемориал комплекста хәрби хезмәт елларында вафат булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннан соң  диңгезчеләр монументка тәкыялар, кызыл канәферләр салды.

 

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X