Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Власть вәкилен мыскыл иткән өчен

Район прокуратурасы 58 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 319 маддәсендә каралган җинаять (власть вәкилен мыскыл итү) кылуда гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, 2020нче елның 24 мартында 23 сәгать 30 минутта исерек хәлдәге Ш., вазыйфаларын үтәүче полиция хезмәткәре А. Фахразиевка карата күрәлмаучанлык хисе тоеп, власть вәкилен кимсетүен аңлаган хәлдә, кеше алдында берничә тапкыр аңа карата әдәпсез формада мыскыллау сүзләре әйтә, полиция хезмәткәре буларак аның намусын таплый.
Ш. үзенең гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде. Суд Ш.ны гаепле дип тапты һәм аңа 100 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев