Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канун проектын әзерләргә боерды

Әлеге эш 10 октябрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 10 октябрьгә кадәр Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр күтәрү турындагы канун проектын кертергә боерды.

Тиешле документ Кремль сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия".

Минималь хезмәт хакын күтәрү, Президент күрсәтмәсе буенча, ике этапта узарга тиеш: 2018 елның 1 гыйнварыннан - 85 процентка кадәр һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап - яшәү минимумының 100 процентына кадәр.

Йөкләмәнең үтәлеше өчен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җаваплы итеп билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев