Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"ВКонтакте» татар телендәге проектларга ярты миллион сумлык грантлар бирәчәк

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәни һәм белем бирү чаралары, коммерцияле булмаган берләшмәләр яки мөстәкыйль авторларның инициативалары катнаша ала.

«ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грантлар бирәчәк. Бу хакта социаль челтәр матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без туган телләрдәге проектларга үз аудиториябезне киңәйтергә һәм тагын да сыйфатлырак контент ясарга ярдәм итәргә телибез. Шуңа күрә без белем бирү һәм грант өлешен берләштерә торган ярдәм программасын башлап җибәрдек. Татар теленнән башладык, әмма алга таба программаны тагын да киңәйтергә җыенабыз», — ди «ВКонтакте» ның Татарстандагы төбәк вәкиле Диләрә Махиянова.


Белем бирү өлеше 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак. Видеолекцияләрдә социаль челтәр хезмәткәрләре платформа алгоритмнары белән ничек дуслашырга һәм алга таба мавыктыру өчен инструментларны ничек нәтиҗәле кулланырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Катнашучылар абунәчеләрнең активлыгын арттырырга һәм өй эшләрен үтәп, яңа аудиторияне җәлеп итәргә өйрәнәчәкләр.

Өч проект җиңүче булачак, алар 250, 150 һәм 100 мең сумлык промокупоннар рәвешендә грантлар алачак. Аларны социаль челтәрләрдә үз проектларын үстерүгә, массакүләм мәгълүмат чаралары булсынмы, мәдәни һәм белем бирү чараларына, коммерцияле булмаган берләшмәләргә яки мөстәкыйль авторларның эшләренә тотарга мөмкин.

Катнашу өчен 13 октябрьгә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/tatar_world/01-10-2020/vkontakte-podderzhit-grantami-na-polmilliona-rubley-proekty-na-tatarskom-yazyke-5775683

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X