Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Видеокүзәтү җайланмалары куелды

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына видеокүзәтү урнаштылды!

Мөслим авылы үзәгендә урнашкан сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы – барлык райондашлар өчен дә изге урын. Биредә Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган һәм җиңү алып кайткан райондашларыбызның исемнәре мемориаль такталарда язылган.
Якташларыбыз Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт геройларына бюстлар, әфган сугышында һәлак булган райондашларыбызга барельеф сүрәтләре төшкән истәлек стеласы да урнаштырылган.

Мемориаль комплекс – дан һәм мәңгелек хәтер урыны. Ул хәтер буыннан-буынга тапшырылып, безнең йөрәкләрдә мәңге сакланырга тиеш. Бу урынны төзек, тәртиптә, чиста тоту – изге бурычыбыз. Бу – безнең рухи дөньябызның һәм әхлагыбызның бер күрсәткече.

Ләкин, ни кызганыч, соңгы вакытта бу изге урында чүп ташлау, вату, җимерү һәм стелаларны пычрату очраклары күзәтелде. Алай гына да түгел тәртипсез ял итү очраклары еш кабатлана.

Хөрмәтле әти-әниләр, яшьләр, райондашлар!
Кисәтеп узабыз: шушы көннәрдә мемориаль комплекска видеокүзәтү урнаштырылды. Бу чара мемориалларны саклау, вандализм очракларын профилактикалау, хәтер урынын мәсхәрәләүне булдырмау максатыннан күрелде.
Мондый төр тәртип бозучыларга карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 214 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тарту каралган.

Хәтеребезне уяу тотыйк, имин булыйк, матур Мөслимебезне саклыйк, яратыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мемориаль комплекста

Реклама
Реклама
2
X