Мөслим-информ

Вәгазь бәйгесендә

“Әйтер сүзем бар” дип исемләнгән конкурста барлыгы 24 кеше катнашты.

Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар һәм кыз балалар арасында вәгазь бәйгесе узды. “Әйтер сүзем бар” дип исемләнгән конкурста барлыгы 24 кеше катнашты. 4 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге мөслимәләрнең чыгышын Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Мөслимнән ислам шәригате һәм тел белгечләреннән торган жюри бәяләде. Җиңүчеләр дүрт яшь төркемендә билгеләнде. Аларга бүләкләр тапшырылды. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар да истәлек бүләкләренә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: