Мөслим-информ

Ветеринарлар йорт хайваннарын тикшерә

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе ветстанция һәм лаборатория бүлекләрендә 28 кеше хезмәт куя. Шулай ук Иске Карамалы, Елгабаш, Түбән Табын һәм Тат. Бүләр участокларында участок табиблары һәм фельдшерлары халыкка хезмәт күрсәтә.

Бу көннәрдә берләшмә хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларда профилактика эшләре алып баралар. 30 дан артык бу эш башкарылган инде. Профилактика вакытында лейкозга, туберкулезга тикшерү өчен кан алалар, себер язвасы, эмкар, котыру, украга каршы вакцинация үткәрәләр. Котыру авыруына каршы вакцинация шәхси хуҗалыктагы песи-этләргә дә ясала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: