Мөслим-информ

Ветеринарлар котыру авыруына каршы прививка ясатырга куша

Узган ел җирлегебездә 148 баш атка, 24868 баш мөгезле эре терлеккә, 4328 баш вак терлеккә, 3054 эткә һәм 3500 песигә, 23600 баш төлкегә котыру авыруына каршы прививка ясалган.

"Котыру - ахыры үлемгә китерүче куркыныч вируслы авыру. Аны тудыручы вирус үзәк нерв системасын зарарлый һәм баш, арка миендә, төкерек бизләрендә, авыру терлекләр һәм кешеләр селәгәендә була. Профилактик прививкаларны вакытында ясатканда гына, аяныч хәлләрдән сакланып калып була", - ди ветеринария белгечләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: