Мөслим-информ

Ветеринарлар кисәтә: нодуляр дерматит авыруын ничек булдырмаска?

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит - тире астындагы тукымаларның һәм органнарның шешенүе, бизгәк, тире астында төерләр барлыкка килү, күзләр, тын алу һәм аш кайнату трактларының лайлалы тышчасы зараралануын китереп чыгаручы йогышлы авыру.

Кешеләр аның белән авырмый. Икътисадый зыян бик зур, чөнки малларның сөт һәм ит продуктлылыгы кими, тире чималының сыйфаты түбәнәя, сыерларның җенси цикллылыгы бозыла, үгезләрдә вакытлыча җенси стерильлек барлыкка килә.

Авыру йоктырган сыерларның сөте куллануга яраклы түгел. Итен куллануда чикләүләр юк.

Карантин соңгы авыру терлек терелеп яисә суелып, 30 көн үткәннән соң алына. Нодуляр дерматитка каршы вакөина юк. Вакөиналаштыру сарык лардагы чәчәк авыруынв каршы вакцина белән үткәрелә.

Әлеге авыруны кисәтү максатында кагыйдәләрне төгәл үтәргә, әйләнә-тирә мохитның терлекчелек калдыклары белән пычрануын, төрле көтүдәге малларның кушыоуын булдырмаска, ветеринарлар таләбе буенча терлекләрне тикшерергә кирәк.

Малыгыз авыруга шик булган очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

Район ветеринария берләшмәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: