Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринария өлкәсендә яшь белгечләр өч ел буена хезмәт хакларына ай саен өстәмә алачаклар

Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатында, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена хезмәт хакларына ай саен өстәмә түләнәчәк. Мондый карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе кабул итте. Мәсәлән, югары һөнәри белеме булган белгечкә 10 000 сум өстәмә түләнәчәк, урта белеме булган белгечкә 8...

Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатында, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена хезмәт хакларына ай саен өстәмә түләнәчәк. Мондый карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе кабул итте. Мәсәлән, югары һөнәри белеме булган белгечкә 10 000 сум өстәмә түләнәчәк, урта белеме булган белгечкә 8 000 сум түләнәчәк. Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләр эшкә алынганда ук социаль-көнкүреш хәлләрен яхшырту өчен бер мәртәбә бирелә торган ярдәм алалар. Әгәр хезмәткәрнең тиешле махсус белеме булмаса, ул бер мәртәбә 15 000 сум ала, урта махсус һөнәри белеме булган белгеч - 25 000 сум, югары һөнәри белеме булган белгеч 35 000 сум ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев