Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннарыбызны хөрмәтләү - һәркемнең изге бурычы

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып килә. Бу көннәрдә бар җирдә әлеге датага багышланган чаралар, ветераннарны хөрмәтләү тантаналары уза. 3 апрель көнне район хакимиятенең актлар залында узган киңәшмә дә шушы мәсьәләгә кагылышлы иде.

Быелгы 9 Май бәйрәме, башка еллардан аермалы буларак, аеруча зур әзерлек белән узар кебек. Киңәшмә барышында да һәр оешма-предприятие бу чарага ничек әзерләнүен исбатлады. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы, мәсәлән, ветераннар йортын салу белән мәшгуль. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте баннерлар ясау белән шөгыльләнә. Мәгариф учреждениеләре исә ветераннарга юбилей медальләре тапшыру тантаналарында теләп катнаша. Район башлыгы Рамил Муллин һәр оешма митингка сугыш чоры техникасы белән чыгарга тиеш, дигән бурыч җиткерде. "Геройларыбызны искә алу, бүген арабызда булган ветераннарны хөрмәтләү - һәркайсыбызның изге бурычы. Шуңа күрә, әзерлек эшләре дә чын күңелдән булсын иде", - диде ул.

Мөслим урамнарына баннерлар элү, оешма-предриятие тирәләрен бизәү, тирә-юньне тәртипкә китерү эшләре тулаем 27 апрельгә төгәлләнергә тиеш. Моннан тыш, җирлегебездә чисталык икеайлыгы игълан ителгән иде. Бу эштә дә мөслимлеләр үзеннән активлык күрсәтсен иде, дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев