Ветераннар фикер алышты
Район ветераннар советының киңәйтелгән пленум утырышы үтте. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Очрашудан файдаланып, өлкәннәр үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, 2020 елда башкарылган эшләрне барлаганнан соң, зиратларны тәртипкә китерү мәсьәләсенә тукталды. “Мәңгелек йортыбызны карап тоту – безнең бурыч”, – диде ул. Зиратларны, җыештырып, карт агачларны кисеп, тәртиптә тотучы Тойгелде, Ташлыяр, Тугаш, Симәк, Түреш, Шуганка, Элемтә, Дусай авыллары үрнәк итеп китерелде. Тойгелдедә авыл халкының инициативасы белән борынгы зиратка да койма койганнар. Илгиз Низамов быел да, гадәттәгечә, зиратларда өмәләр оештырылачагы турында хәбәр итте һәм бу хакта авылдан читтә яшәүчеләргә дә әйтергә кирәклеген искәртте. 30 апрельдә – авыл зиратларында, 1-3 май көннәрендә район үзәгендәге зиратта өмәләр оештырыла.
Россия пенсионерлар союзының Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов өлкәннәр тормышын даими яктыртып баручы “Авыл утлары” газетасына һәм Мөслим телевидениесенә рәхмәтен җиткерде. Пленум утырышына килгән өлкәннәрдән һәркайсы үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышты. “Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне нигә хәрби комиссариат карамый?” дигән сорауга Моряк Йосыповның җавабы үтемле иде: “Һәйкәлләр хәрби комиссариат өчен түгел, үзебез, балалар өчен, хәтер яңарып торсын өчен кирәк!” Мөслимнән Илсөяр Кашапова зират белән йорты арасына койма кою мәсьәләсен кузгатты. Район башлыгы Рамил Муллин әлеге мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Метрәйдән Мирзанур Галимов тәрбия эшендә муллаларның гына түгел, абыстайларның да катнашуын билгеләп үтте һәм аларга да юнәлеш бирергә кирәклеген искәртте. Мөслимнән Альберт Иванов коронавируска каршы вакцинация ясаткан һәм башкаларны да әлеге авыруга каршы прививка ясатырга чакырды. Иске Вәрәштән Тәнзилә апа дару үләннәре үстерүен әйтте. Исәнсефтән Мөҗәһидан Мортазин авылларда эшләүче ветераннар советлары рәисләренә бушлай икмәк бирергә дигән тәкъдим кертте. Мөслимнән Галия Фәрхетдинова өлкәннәр исеменнән район башлыгына рәхмәтен җиткерде. Утырышны район башлыгы Рамил Муллин йомгаклады.
– Гореф-гадәтләрне, туган телебезне, милләтебезне саклау турында күп сөйлибез. Милләтне саклау, иманлы булу өчен бүгенге яшь буынга әби- бабай тәрбиясе җитми. Егет-кызларыбыз киләчәктә ышанычлы тормыш иптәшләре, яхшы әти-әниләр булсын өчен дә әби-бабайларның үгет- нәсыйхәте кирәк. Оныклар тәрбияләүгә сез дә үз өлешегезне кертсәгез иде, – диде ул, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан бертөркем өлкәннәргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм район ветераннар советының Мактау грамоталары тапшырылды. Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы тәкъдиме белән хәрби-патриотик тәрбия бирүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен Мөслим лицееның “Боец” клубын җитәкләгән Иванов Альберт Викторович “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” истәлек медале белән бүләкләнде.
Римма Афзалова.
Айрат Фазылов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев