Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә яшәүче Венера Сөнгатуллинаның ана бәхете

Җир кешесе өчен табыну затларыннан: иң әүвәл - Аллаһ, икенче - аның пәйгамбәре, өченче - Ана. Бары алардан соң гына башка бөекләр.

Ә Ана - без күргән-белгәннәрнең иң бөеге. Адәм баласы әнисенә, үзен якты дөньяга исән-имин китергән өчен генә дә, баш бәһасе кадәр бурычлы. Бала дигәндә, ана үз-үзен аямый инде ул. Баласын олы тормыш юлына чыгарганчы ана нинди авыр, катлаулы юл үтә. Күпме йокысыз төннәр, борчулар аның чәчләренә ак бәс булып куна.

Бу язмам менә шундый аналарның берсе, яшьли тол калып, бар мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларына биргән, ялгызы өч кыз тәрбияләп үстергән Венера Сөнгатуллина турында. Ул 35 ел Мөслим лицеенда математика укытты. Киң эрудицияле, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән педагог бик катлаулы булган математика фәнен дә, төрле кызыклы алымнар кулланып, укучыларына җиткерде, бер баланың да язмышына битараф калмады. Венера Зәкиевна балалар белән класстан тыш бик күп өстәмә эшләде, түгәрәкләр алып барды, сыйныф җитәкчесе эшен дә яратып, җиренә җиткереп башкарды. Ул елларда бит укучылар белән гектарлаган чөгендерләр, бәрәңгеләр эшкәртә идек. Аның беркайчан да өмәләрдән калганы, зарланганы, "юк, булдыра алмыйм" дигәне булмады. Ә бит өйдә берсеннән-берсе кечкенә өч кызы.

Венера Зәкиевна балаларында искиткеч төгәллек, тырышлык, мөстәкыйльлек, җаваплылык тәрбияли алган. Аларның һәрберсе бу тормышта үз урынын тапты, матур гаилә корды, һәрберсе үзе эшләгән коллективта ихтирам казанды. Туган җиргә, туган телгә, сәнгатькә мәхәббәт тә әниләреннән күчкәндер. Венера Зәкиевнаның сөйләм теле бик матур, чөнки татар телендә басылып чыккан әдәби китаплар, журналлар белән дә танышып барырга вакыт тапты ул.

Олы кызы Эльвира Мансуровна инде 20 ел Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә инглиз теле укыта. Тәҗрибә туплаган, укучыларының һәм әти-әниләрнең ихтирамын яулаган, бик күп бәйгеләрдә призлы урыннар алган мөгаллимә ул. Инглиз теле укытучыларының Бөтенроссия иҗади бәйгесендә җиңү яулап, Ирландиядә стажировка үтү бәхете дә тиде аңа.

Икенче кызы Лилия - берничә шәхси газета нәшер итүче. Мөслим урта мәктәбенең 11 классында укыганда, "Татарстан яшьләре" газетасы оештырган иҗади бәйгедә катнашып, җиңүче була. Казан дәүләт университетының журналистика факультетына имтихансыз кабул ителә. Студент чакта ук "Татарстан яшьләре" газетасында эшли башлый Лилия. Аңа Татарстанның гына түгел, Россиянең дә күп төбәкләрендә булырга туры килә. Тобольск, Төмән якларындагы тайга сазлыкларын да гизә ул, Баренц диңгезендәге хәрби су асты көймәсенең эченә дә төшә, Мурманскида ак төннәр шаһите да була. Мордовиянең кара урманнарында ГУЛАГ челтәренә кергән төрмәләрдә дә шактый материаллар язарга туры килгән аңа. Кыскасы, "Татарстан яшьләре" газетасында эшләү еллары Лилия өчен олы тәҗрибә мәктәбе булган. Бу тәҗрибә Лилиягә үзләренең шәхси эшләрен башлап җибәрүгә зур ярдәм иткән.

"Ирем Айдар Мирсәитов - шәхси эшмәкәр, газеталарыбызны гамәлгә куючы, нәшер итүче. Ул - Сарман егете, татар милләтенә фидакарь хезмәт итүчеләрнең берсе. Без нәшер иткән "Адашкан мәхәббәтем", "Язмыш кочагы", "Безнең авыл гыйбрәте", "Гыйбрәтханә" газеталарын халык бик яратып укый, аларның гомуми тиражы 25 меңнән артык. Безгә Мәскәүдән дә, Сургуттан да, 7 мең чакрым ераклыкта урнашкан Читадан да, Прагадан да шалтыраталар",- ди Лилия.

Венера Зәкиевнаның өченче кызы Алсу, Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Бүгенге көндә Алсу - "Язмыш кочагы", "Адашкан мәхәббәтем", "Безнең авыл гыйбрәте" газеталарының баш мөхәррире.

Өч кыз - Эльвира, Лилия һәм Алсу, тормышны яратып, алга омтылып, ярдәмләшеп яшиләр, эшлиләр, балалар үстерәләр. Венера Зәкиевна яшәү мәгънәсенең җимешләрен татый. Уңган-булган кыз-кияүләренең 7 оныгының игътибарын, ярату һәм ихтирамнарын тоеп, балаларының уңышларына сөенеп, бәхетле әни, бәхетле дәү әни булып яши ул бүгенге көндә.

Роза Низамова,

ТРның атказанган укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев