Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Венера Мәҗитова Мөслим турында: "Анба бер керсәң, чыгасы да килми"

Алдан хәбәр иткәнебезчә, кичә, 16 май көнне үзәк китапханәдә өй ашларын әзерләрәр өуйрәтүче китаплар авторы Венера Мәҗитова белән очрашу булды. Бик күп мөслимлеләр үзенчәлекле шәхеснең иҗаты, тормыш юлы белән танышты. Венера ханым Мөслимдә узган очрашудан тәэсирләре белән уртаклашып, безгә шушындый язма калдырды.

       Бу атнада Мөслимдә искиткеч матур очрашуда булдым. Беренчедән, мин Мөслимнең матурлыгына, чисталыгына таң калып кайттым. Икенчедән, Мөслимнең нәкъ уртасында утырган затлы китапханәгә чын мәгънәсендә гашыйк булдым. Татарстан һәм Башкортстан буйлап күпме очрашуларда йөреп тә, мондый да затлы һәм матур китапханә бинасын күргәнем юк иде. Ул үзенә тартып тора. Анда бер керсәң, хәтта чыгасы да килми. Чын менә! 
       Өченчедән, мөслимлеләр ихлас булулары, китап укырга яратулары белән күңелемне әсир иттеләр. Хәер, бу гаҗәп тә түгел. Чөнки аларның бит халкым татар китабыннан аерылмасын дип янып-көеп йөрүче Рәмиләләре бар( Китаплар сату белән шөгыльләнүче  Рәмилә Дәүләтованы әйтүем).
       Күңелем сизә: бу Мөслимдәге тәүге очрашу гына булмастыр.Әнә бит, мине беренче тапкыр гына күрсәләр дә, “Сөембикә”дән хикәяләрегезне укыганыбыз бар. Хикәяләр җыентыгы чыгарып, тагын очрашуга килерсез әле, яме”, – дип озатып калдылар. Болай булгач, хикәяләр җыентыгы чыгарып, тагын Мөслимгә очрашуга барасы булыр, мөгаен.
       Шушы очрашуга чакырганы һәм оештырганы өчен китапханә директоры Айсылу Мадъяровага , китапларымны тарату белән шөгыльләнүче Рәмилә апага, очрашуда катнашкан һәркемгә ихлас күңелемнән рәхмәтләремне җиткерәм.
       Аллаһ боерса, киләчәктә дә сезнең белән очрашырга насыйп булсын, шушы иҗади очрашулар аша татар-башкорт дуслыгы тагын да ныгысын, иң мөһиме – татар китабы яратып укылсын иде! Очрашуларга йөрүемнең төп сәбәбе дә әнә шул инде... Татар китабын, татар телен пропагандалау бик тә кирәк. Без дә эшләмәсәк, кем эшләр соң бу эшне дип, ике республиканы да тиң күреп йөрим мин.
       Венера МӘҖИТОВА, язучы-журналист.
       Башкортостанның Илеш районы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев