Мөслим-информ

Ватаныбызга тугры калдык

Әтием Гыйздәтулла Фәйзуллин 1920 елда Мәлләтамак авылында дөньяга килә. 1935-1939 елларда Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый. Ул авылдашлары арасында гыйлемле һәм абруйлы кешеләрдән санала, аларга хатлар язарга булыша.

1940 елда, Тымытык урман хуҗалыгында эшләгәндә, аны Кызыл Армия сафларына алалар. Сугыш башланганда әтием Тамбов өлкәсе Моршанск шәһәрендә хезмәт итә. Ул сугышның беренче көненнән үзенең ПТР коралы белән (танкка ата торган корал – озынлыгы 2 метр, авырлыгы – 20 кг) фашист танкларына каршы чыга. 1941 елның салкын кышында фашист танклары белән күзгә-күз очрашуы бик җиңел булмагандыр аңа. “Мемориал. Подвиг народа. Герои войны” сайтында 1941 нче елның 20 декабрендә әтиебезнең, биш танкка каршы чыгып, 100-150 метр якын килеп, бер танкны сафтан чыгаруы бик ачык сурәтләнгән. Бу батырлыгы өчен әтием 1942нче елның 28 мартында хәрәкәттәге 69нчы көньяк-көнчыгыш армия командиры генерал-лейтенант Костенко боерыгы нигезендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 
Әтием – авылдашлары арасында беренче бүләкләнүче фронтовик. 1942 елның май аенда әтиемә кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Штаб писаре әтиемә штабка кереп документларын алырга куша, тик һәрвакыт алгы сызыкта булган әтием анда барып җитә алмый. 1942нче елның 18 июнендә ул зур бәхетсезлеккә очрый, командиры дошман минасына басып шартлый һәм һәлак була, әтием сул аягын югалта. Бу вакытта аңа нибары 22 яшь була. 
1942 елның декабрь аенда әтием зур авырлыклар белән туган авылы Мәлләтамакка кайтып төшә. Әтиебез төшенкелеккә бирелми, озак еллар колхозда хисапчы булып эшли. Тырыш хезмәте өчен күп мәртәбә Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнә. 
Әтиебез Тегермәнлек авылы кызы Рәйсәне гомерлек яр итеп сайлый. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт малай дөньяга килә. Ләкин бәхетле тормыш озакка бармый, 1970нче елның салкын гыйнвар аенда, тормыш иптәшен һәм берсеннән-берсе бәләкәй улларын ятим калдырып, әниебез мәңгелеккә күзләрен йома. Исәннәргә яшәргә кирәк. Шул ук елның февраль аенда әтиебез балаларына – әни, үзенә тормыш иптәше итеп Ташлыяр авылыннан батыр йөрәкле Галия исемле хатынны алып кайтты. Без аңа беренче көннән “әни” дип эндәшә башладык һәм ялгышмадык. Өс-башыбыз чиста булды, өстәлдән сөт, катык, каймак, ипи өзелмәде. Мич тутырып ипи пешерде, камыр ризыклары белән сыйлады. Кыскасы, без ятимлекне тоймадык. 
Шулай тормыш уза торды. Яшебез кергәч, бер-бер артлы армия сафларына чакырылдык. Яшь араларыбыз якын булгач, беребез кайта торды, икенчебез китә торды. Батыр Гыйздәтулла Фәйзуллинның уллары Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәде. Абыем Разыйм белән мин – Союзда, энеләребез Фиринат белән Рафил Германиядә һәм Төрекмәнстанда хезмәт итте. 
Әтиебезгә генә балалар, оныклар куанычында озак яшәргә насыйп булмады. Сугышта алган яраларыннан каты авырып, 1983 елның апрелендә, 62 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Хәтердә: кадерлебезне соңгы юлга озатырга өйдән алып чыкканда, энебез кайтып керде. Германиядә ике ел хезмәт срогын тутырган энебез шатлыклы очрашу урынына зур кайгы өстенә кайтып төште. Галия әниебез, әтидән калып 24 ел яшәгәннән соң, 2007нче елның 7 октябрендә – изге Рамазан аеның кадер кичәсе көнне бакыйлыкка күчте. Авыр туфрагы җиңел булсын! 
Бу тормышта барыбыз да үз урыннарыбызны таптык. Зарланмадык, кешедән яки хөкүмәттән нидер көтмәдек. Сугыш инвалиды булган әтиебезгә кабер ташын да үзебез куйдык. Бөек Ватан сугышында мөслимлеләр күрсәткән батырлыклар турындагы “Утлы еллар аша” дигән китапның беренче басмасында әтиебезгә урын табылмагач, бик нык хәтеребез калган иде. Үзем мөрәҗәгать иткәннән соң, авылдашыбыз Әския апа Әхмәтшина (урыны җәннәттә булсын) тырышлыгы белән әтиебезнең сугышчан батырлыгы турындагы язма икенче китапка кертелде. Мәлләтамак авылында яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә узган гасырның алтмышынчы еллар ахырында куелган һәйкәлне, яңа клуб салабыз дип җимереп ташлагач та, җаннар тетрәнгән иде. Күпфункцияле үзәк каршына яңа обелиск күтәргәннән соң гына күңел тынычланып калды. Иң тетрәндергәне 2010 елда әтиебезне салым инспекциясендә “зурлап искә алулары” булгандыр. Вафатына 27 ел үтүгә карамастан, 2009 ел өчен машина һәм җир салымнары түләргә дип хат килеп төшкәч, чәчләр үрә торды. ИНН саны да бар, түләмәгән очракта судка чакырту белән янаганнар. Шулай, тормыш булгач, төрле хәлләр белән очрашасың икән. Миллионлаган кеше гомерен өзгән канкойгыч сугышта Ватанны саклап калган әти-бабаларыбызның батырлыклары онытылмасын! Андый сугышларны күрергә язмасын! 
Фирдәт Фәйзуллин. 
Нарат Асты. 
Фотолар – Фәйзуллиннарның гаилә архивыннан.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: