Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватанны саклау – изге бурыч

Бу көннәрдә егетләрне армия сафларына озату кампаниясе бара

Хәрби хезмәткә чакыру 53нче санлы Федераль канун һәм РФ Президентының “Хәрби хезмәткә чакыру турында”гы Указы нигезендә башкарыла. Быел армиягә язгы чакырылыш кампаниясе, апрель аенда старт алып, 22 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, язгы чакырылышта армия хезмәтенә 30 егет китәр дип планлаштырыла. 27 июнь көнне районыбызның лачындай өч егете хәрби хезмәткә китте. Егетләрне солдатка озату тантанасы “Мөслим йөрәге” скверында узды. Туганнары, әти-әниләре армия сафларына китүче егетләргә изге теләкләрен җиткерде, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
– Юлларыгызда миһербанлы кешеләр генә очрасын. Безнең йөзгә кызыллык китермичә, яхшы хезмәт итегез. Ил-көннәребез тыныч булсын, бер елдан барыбызга да шатланып күрешергә язсын! – дигән теләкләрен җиткерде улын армиягә озатырга килгән Ләйсән Әхмәдиева.
Ә якын дуслары “Икарус” автобусына утырып киткән булачак солдатларны байтак ара машиналар белән озата барды. Тумышлары белән Тугаш һәм Михайловка авылларыннан булган ике райондашыбыз да бу көннәрдә армия сафларына озатылачак.
Республиканың хәрби комиссариатларында, җыелу пунктларында, юлларда һәм хәрби частьләрдә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен барлык профилактика чараларын үтәләчәк, дип белдерә чараны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев