Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Васил Шәйхразиев: Сәяси репрессия корбаннарын искә алу - хәтер дәресе

ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. («Татар-информ»). ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле татарстанлылар! 30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлеге дата - илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар - миллионлаган совет...

ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

(«Татар-информ»). ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! 30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлеге дата - илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар - миллионлаган совет халкы, шул исәптән татарстанлыларның сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, тоталитар система корбаннарына әверелүе турында тагын бер мәртәбә искәртү ул», - диелә вице-премьерның мөрәҗәгатендә.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр өчен бу - кайгы көне булса, ә яшь буын өчен - безнең катлаулы тарихны танып белү көне. «Бу - хәтер дәресе, без аннан тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш», - дип саный ул.

«Тоталитар режим корбаннары арасында безнең якташларыбыз да шактый. Аларның күбесе шул замандагы кыенлыкларны үз башыннан кичергән. Татарстан Республикасында 50 меңнән артык сәяси репрессия корбаны һәм аларның гаилә әгъзаларының исемнәре республика Хәтер китабында мәңгеләштерелгән. Ул 27 томнан тора. Республика шәһәр-районнарында урнаштырылган мемориаль корылмалар әлеге фаҗигале вакыйгаларның гаепсез корбаннары турында халык хәтере символына әверелде», - диде ул.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тоталитар режимны кичергән гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен тиешле чаралар күрә. ТР бюджеты хисабына акланган гражданнар һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев