Варикоздан алма
Ярты литрлы шешәнең 1 /3 өлешенә каен бөреләре тутырыгыз да, шешәне тутырып медицина спирты салыгыз. Шуны көн дә даими селкеткәләп, 10 көн томалап тотыгыз. Шул төнәтмәне аякның авырткан урыннарына сөртегез.

* Уртача зурлыктагы өч антон алмасын 1 литр су салынган эмаль кәстрүлдә 3 сәгать томалап төнәтегез. Аннары алмаларны изгәләп, барлыкка килгән катнашманы сөзегез. Шуны көн саен иртән ач карынга, кич йоклар алдыннан, 50 миллиграмм эчегез. Бу төнәтмәне хәл яхшырганчы эчәргә ярый.
* Көнгә ике тапкыр, иртә һәм кич, алма серкәсен (яблочный уксус) кан тамырлары чыккан урыннарга аз-азлап сөртегез. Шул ук вакытта 1 стакан суга 2 чәй кашыгы алма серкәсе салып болгатып, көнгә 2-3 стакан эчегез.
* Бер стакан спиртка 2 аш кашыгы вакланган каланхоэ яфрагын салып, ике атна төнәтегез. Шул төнәтмә белән кан тамырлары чыккан урыннарны бер ай дәвамында сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев