Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында җыю кирәк

Медицинада дару үләннәре күп гасырлар элек кулланыла башлаган. Һәр дару үләненең файдалы матдәләргә иң бай вакыты була. Ул бер ай яки берничә атна гына дәвам итәргә мөмкин.

Май аенда җыелган үләннәр – иң шифалысы. Июнь – бик күп дару үләннәре җыя торган вакыт. Июльнең 12сенә кадәр үләннәрнең шифасы өске өлештә булса, Питраудан соң тамырга күчә икән. Шуңа күрә дару үләннәрен җыю вакытын кичектермәскә кирәк. Һәр төр үләндә дә күпмедер күләмдә агулы матдәләр булуын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә дару үләннәрен җыйганда бик сак булу сорала.
Дару үләннәрен җыярга иртәнге якта чыгарга киңәш ителә. Кайчы яисә кисү өчен уңайлы әйбер алырга кирәк. Тамыры белән өзәргә киңәш ителми, чөнки үләннәр киләсе елга да кирәк булачак. Үләнне, гадәттә себерке итеп бәйләп, турап, күләгәле урында киптерәләр. Берничә көннән аларны кәгазь яки чүпрәк капчыкларга, кәгазь тартмаларга тутырып, коры урынга урнаштыралар. Файдаланыр алдыннан салкын су белән чайкарга була.
Миләүшә Хәсәнова.
Вәрәшбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев