Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында гафу үтеник

Ялгыш кына кешенең хәтерен калдырулар, үпкәләтүләр, рәнҗү-каргышлар алырга да мөмкин.

Һәр кеше дә үзенең яшәү дәверендә күпмедер гөнаһ кыла. Ялгыш кына кешенең хәтерен калдырулар, үпкәләтүләр, рәнҗү-каргышлар алырга да мөмкин. Иң куркынычы – рәнҗеш. Кешегә рәнҗү бигрәк тә. Синең әйткән һәр сүзең, күпмедер вакыттан соң, үзеңә әйләнеп кайта. Яхшы икән – яхшылык булып, яман икән – начарлык булып.

Кылган гөнаһларга тәүбә итү кирәк. Авыр уйлар, начар сүзләрең өчен үкенүне күңелеңдә йөртү соңрак чиргә әйләнергә мөмкин. Ә бу кирәкме? Урамдамы, башка җирдәме, каршыңа синең дошманың, күңелең яратмаган кеше очрый икән, эчеңнән генә булса да: “Мин сиңа бәхет телим”, дип узып кит. Әлеге дошманың дустыңа әверелергә мөмкин. Сынап карагыз әле.

Иң рәхәт тормышта яшәүчеләр кемнәр? Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләне көн саен искә алып, шөкер кылып яшәүчеләр. Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез бер таңнан икенчесенә кадәр эшләгәннәр, тормышлары авыр булган, хәерчелектә яшәгәннәр. Хаҗларга бармасалар да, гөнаһ та кылмаганнар. Без дә җирдә яшәгәндә изге гамәлләр кылып яшәргә тырышыйк. Кешеләрне рәнҗетмик, сөйләгән сүзләребезне, уйлап әйтик, “Турысын әйтәм”, дип, кешенең иманлы йөзен кызартмыйк. Һәм инде кылган гөнаһларыбыз булса, вакытында гафу үтеник.

(Авырмас өчен 101 киңәш) .

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама