Мөслим-информ

Вакытны сайламыйлар

Әти-әниебез турындагы хатирәләр безгә үзебезнең йомшаклыгыбызны җиңәргә һәм лаеклы яшәргә булыша.

Мин Мөслим урта мәктәбен 1964 елда тәмамладым. Башкортостанда яшим. Мөслим районы турындагы яңалыклар белән кызыксынып торам. Сезнең уңышларыгыз белән чын күңелдән горурланам. Мөслим авылының үзен бүген танып та булмый. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән елда минем дә балачак хатирәләрем белән уртаклашасым килде. 
 

Әти-әниләремне хәтерләүчеләр исән әле. Әтием Миргасыйм Сабиров – район, республика үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул Сал. Мухан авылында картлар йортына нигез салуда башлап йөрде. Әтием Миргасыйм Сабиров 1913нче елның 27 октябрендә Вәрәшбаш авылында туган. Сабир батрак гаиләсендә өч кыздан соң туган беренче малай ул. Әнисе бик иртә үлә. Аны үги әнисе һәм апалары тәрбияли. Сабир бабай бик эшчән кеше була. Аның көченә уш китәрлек: 50шәр килолы ике капчыкны култык астына кыстырып ташыган. Ул балаларына белем бирергә теләгән. Шуңа улын Минзәлә шәһәренә рабфакка укырга керткән. Әтием фатирда яшәгән. Атна саен, иңенә киндер биштәр асып, җәүләп өйгә кайткан. Булган кадәр азык-төлек алып, чабатасын киеп, кабат җәяүләп Минзәләгә киткән. Шундый авырлыкларга карамастан, бик тырышып укыган. Аннан соң укытучы булып эшләгән. Мөслим районында комсомол оешмасы төзүдә актив катнашкан. (Бу хакта Мөслим турындагы китапларның берсендә дә телгә алына, әмма аның исеме күрсәтелмәгән). Хәрби хезмәтне Белоруссия чигендә үтә, чик буен эт белән саклый. 
– Этем белән постка барабыз. Яңгыр явып тора. Төнлә бик нык суыта. Селкенмичә дә утырабыз. Шинельләребез бозланып ката. Таң атканчы кыймшанмыйбыз да, – дип искә ала иде әтием. 

 

Бер тапкыр шпионны тоткарлый ул. Моның өчен туган ягына ял итәргә җибәрәләр үзен. Аннан соң фин сугышында катнаша. Анда күпчелек чаңгыда йөрергә туры килә. Физик яктан чыныккан әтиебез сынатмый. 
Әтием Бөек Ватан сугышы турында сөйләргә яратмады. Бик авыр еллар була ул. Балачакта безнең сугыш турындагы фильмнар турында сөйләшкәнебезне ишетеп: “Сугыш ул коточкыч, ул – шартлаулар, өзелгән аяк-куллар...” – дигәне исемдә. Аның никадәр хак булуын хәзер генә аңлыйм һәм сугышның беренче көннәрендә үк мәхшәргә эләккән әзерлексез яшь солдатларны, барлык кешеләрне кызганам. Фашистлар өчен алар тере мишень була. Алар барысы да – геройлар. Бүләкләүләр, исәп-хисап алып бару бары тик сугышның икенче елында гына тәртипкә салынган бит. 

 

1942 елда әти яралана. Дәвалангач, хәрби хезмәтен Саратов шәһәрендәге хәрби госпитальләрнең берсендә дәвам итә. 
– Миргасыймның кайда дәваланганын белгәч, туганнар мине юлга җыйды. Азык-төлек юнәттек, транспорт таптык. Казаннан су юлы белән Саратовка барып җиттем. Мине күргәч, Миргасыйм бик сөенде. Ул нык ябыккан, таяк белән генә йөри иде, – дип искә ала иде әнием Мөгаллимә Кашапова. Әнием Саратовтан кайтуга туганым Марсель һәм Сабир бабаебыз авырып үләләр. 

 

Сугыштан соң әтием Миргасыйм Сабиров Казанда политрук булып эшли. Әлки, Тымытык районнарында партия район комитетларында хезмәт куя. Казанда югары партия мәктәбендә белемен күтәрә. Матвеевка МТСында парторг булып эшли. 25-меңчеләр сафында Минзәлә районында колхоз рәисе була. 1950нче еллар ахырында гаиләбез Метрәй авылына кайтып урнаша. Йорт салалар, эшлиләр, безне – биш баланы тәрбиялиләр. 
Социаль гаделлек һәм совет властенә чын күңелдән ышану принципларында тәрбияләнгән әтиебез кешеләрнең начар шартларда яшәвен авыр кичерде. Сугышта катнашучылар белән очрашып, ашап-эчеп алгач, алар тын гына елый иде һәм беркайчан да үткән көннәр турында сөйләшмәделәр. Ул чорда алар хөрмәтен дә күрмәде, кайгыртуны да тоймады. Без, балалар, аларны кайвакыт сугышканнары өчен “слабак”лар дип уйлый идек. Аларны бары тик хатыннары, әниләребез генә аңлаган шул. “Карагыз әле, кайсы өйдә ир-ат, әти кеше бар?” – дип сорый иде әни һәм сугыштан исән кайтканнарны санап чыга иде. Безнең урамдагы һәр йортның дүртенчесе генә әтиле булып чыкты. Хатын-кызлар бу авыр йөкне горур күтәрде, алар көнкүрешне һәм йорттагы имин тормышны көйли белде. Ул буын әти-әниләрнең күбесе, бик авыр тормышта яшәүгә карамастан, игелекле булды, ачык күңелле иде, башкаларның шатлыкларына сөенә белде, тормышны яратты. 

 

Бу язмам – әти-әниләребезгә никадәр авыр булуын аңламаганыбыз өчен, алар исән чакта яратуыбыз, хөрмәт итүебез турында әйтә белмәгәнем өчен тәүбә итү. Картайгач, әтием белән әнием абыебыз Тәлгать гаиләсендә тынычлыкта, муллыкта яшәде. Моның өчен без туганнарыбызга бик рәхмәтле. 
Әти-әниебез күптән бакыйлыкта булса да, алар һаман безнең белән: безнең апа-абыйлар, аларның балалары һәм күпсанлы туганнар белән мөнәсәбәтләрдә. Әти-әниебез турындагы хатирәләр безгә үзебезнең йомшаклыгыбызны җиңәргә һәм лаеклы яшәргә булыша. Сүз уңаеннан: туганнарым Рөстәм белән Тәлгать тә яхшы солдатлар булдылар. Рөстәм әтиебез кебек чик буен саклады, кытай чигендә хезмәт итте. Тәлгать, беренчеләрдән булып, Әфганстанга керде. Икесе дә кырыс мәктәп үтте. Аларның моңсу күзләренә карап (туганнарым шулай ук үз өлешләренә туры килгән сугышны исләренә төшерергә яратмый), әтиемне ныграк аңлыйм һәм эчемнән генә: “Кичер, әтием”, – дим. 

 

Әти-әниләребез яшенә җиткәндә, илебездә барган үзгәрешләргә сөенеп, кайбер чакта ул чорның рухы булмаганга үкенеп: 
– Берсе дә юкка булмаган. Вакытны сайламыйлар, анда яшиләр һәм үләләр. Фронтовиклар тормышның кадерен белеп яшәгән. Без бу хакта онытмыйбыз. Без аларга рәхмәтле, – дибез. 

Зөләйха Галиева. 
Башкортостан Республикасы, Стәрлебаш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: