Мослим

Вакытында түләү – отышлырак!

Коммуналь һәм башка төр хезмәтләр өчен әҗәтлеләр буенча көрәш комиссиясе һәр атна саен район башкарма комитеты каршында утырышлар уздыра. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә узган очрашуда каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләмәүчеләрнең күп булуы аерым игътибарга алынды. Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә булган 5285 хуҗалык белән...

Коммуналь һәм башка төр хезмәтләр өчен әҗәтлеләр буенча көрәш комиссиясе һәр атна саен район башкарма комитеты каршында утырышлар уздыра. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә узган очрашуда каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләмәүчеләрнең күп булуы аерым игътибарга алынды. Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә булган 5285 хуҗалык белән килешүләр төзегән. Бүгенге көндә 560 хуҗалыкның предприятиегә 214 мең 735 сум бурычы бар.

Капка төбенә кадәр килүче машинага түкмичә...

Билгеле, чүп җыю тәртибе кабул ителгән генә мәлне, кайберәүләр чүп машинасының эш графигына җитешә алмый интекте. Чүбе түгелмәгәч, акчасын түләргә ашыкмаучылар да шактый иде. Бүген инде машина графикта билгеләнгән сәгатьләрдә килә, дияргә була. Үз ихатасының чисталыгын кайгырткан хуҗа, түгәсе чүбен алдан ук әзерләп, үзе чыгара алмаса да, күрше-тирәсенә әйтеп калдыра. Шулай да, без графикка җитешмибез дип, бу төр хезмәттән баш тартучылар бар, ди предприятие хезмәткәрләре. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең, аерым урыннарга куелган контейнерларның бөтенләй юкка чыгарылды. Махсус машинага чыгармаучылар көнкүреш калдыгын кая куя икән? Билгеле инде, елга буйларына, агачлыкларга һәм юл кырларына. Район башкарма комитетының юридик бүлеге белгечләре тиеш түгел урынга чыгарылган көнкүреш калдыгының һәркайсын җентекләп тикшерә һәм, хуҗасы табылган очракта, җаваплылыкка тарта.

Судка биреп җиңәләр

Килешү төзеп тә, чүп түккән өчен түләмәүчеләр шактый. 2015 елның февраль аеннан алып, шундый 80нән артык райондашыбыз судка бирелгән. Аларның гомуми әҗәт суммасы 68 мең сумнан артык. Суд приставларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә түләмәүчеләрнең 58 е бурычын каплаган. Калган 25 граждан буенча эш дәвам итә. Эшчәнлек нәтиҗәсез түгел, ди яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләре. Суд приставларының, өйгә килеп, акча соравы бик күпләрне "акылга утырткан". Ноябрь аенда гомуми бурыч 235 мең сум булса, декабрьдә ул 21 мең сумга кимегән. Түләмәүчеләрнең күбесе, эшләре кат судка бирелгәннән соң, бөтенләй намуслы кулланучыга әйләнде, ди белгечләр.

Әҗәтлеләр белән көрәшнең тагын бер яхшы ысулы - бурычлының исем-фамилиясен газета, телевидение, радио чыгарылышларында яктырту дигән фикердә хезмәт күрсәтү оешмалары. "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарында "кара исемлек" инде берничә тапкыр дөнья күрде. Ә түбәндәге гражданнарга карата үтәтү эше ноябрь аенда теркәлгән: Әскать Салих улы Шәймөхәммәтов (703 сум), Марсель Гариф улы Шакиров (703 сум), Әнисә Таҗетдин кызы Ягъфәрова (703 сум), Галимҗан Сибай улы Сибаев (1132 сум), Сергей Александр улы Суханов (703 сум), Петр Иван улы Симонов (703 сум), Светлана Александр кызы Баранова (703 сум), Зәйтүнә Сафа кызы Хәсәнова (703 сум), Инна Сергей кызы Кудряшова (760 сум), Зинфира Самат кызы Нуриева (600,92 сум), Рәзинә Рәйхан кызы Шакирҗанова (1140,09 сум), Людмила Николай кызы Нәүшиева (679,5 сум).

Вакыты үткән бурычны каплаудан тыш, судка бирелгәч, әҗәтлегә 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасы да түләргә туры киләчәк. Артык акча түләмәс өчен яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе түләүләрне аен айга башкарырга киңәш итә. Ноябрь аенда - 30, декабрьдә 12 райондашыбызга требование кәгазе тапшырылган. Аның нигезендә акча түләнмәсә, киләчәктә эшләре судка биреләчәк, дигән сүз. Вакытында түләү отышлырактыр, мөгаен.

Алеся Латыйпова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: